Татар иҗтимагый үзәге оешкан көненнән үк үсеп килүче буынны милли рухта тәрбияләүне максат итеп куйды. Бу юнәлештә эшне төрле алымнар кулланып инде ике дистә ел алып бара. Шуларның берсе – туган телне өйрәтү белән беррәттән милли моңнарыбызны да балалар күңеленә кечкенәдән сеңдерү. Моны тормышка ашыру өчен татар оешмалары музыка уен коралларында уйнаучы балалар арасында инде 19-нчы тапкыр бәйге оештырды.
Яшь музыкантлар бәйгесе быел башта төбәкләрдә узды. Ижауга республиканың төньяк районнарыннан һәм башкаланың сәнгать мәктәпләреннән талантлы балалар җыелды. Бәйгедә алты яшьтән алып малайлар-кызлар катнашты.
Ижаудан алты яшьлек Альмира Гарифуллина флейтада бик тырышып уйнады. Аккордеонда уйнау серләрен үзләштерә башлаган Мансур Сәхапов та үзен сынатмады.
Софья Сентяковага сигез яшь. Ул икенче ел фортепианода уйнарга өйрәнә. Татар көйләрен дә бик яратып башкара. Софья да бик тырышып уйнады, әмма дулкынлануын җиңә алмады, берничә хата җибәрде. “Үземдә сиздем, бик тиз уйнадым”, диде кызчык Азатлык радиосы хәбәрчесенә.
Софьяның әнисе Эльмира кызының сәләтен ачу, үстерү өчен зур көч куя. Кызына бәйгедә катнашу өчен милли киемне дә үзе теккән. “Татар бәйгесе. Шуңа да татар костюмын тектем”, диде Эльмира.
Кызчыкның үзенә дә күлмәк бик ошый. Тик менә аны көн дә кисәм, пычраныр, таушалыр дип курка.
Шәңгәрәевләр гаиләсе дә кызларына теләктәшлек белдерергә гаиләләре белән килгән. Эльвина бәйгедә икенче тапкыр катнаша. Ул аккордеонда ике татар әсәрен уйнады.
Ижау шәһәреннән Равил Талипов та шушындый конкурсларда беренче тапкыр гына катнашмый. Бәйгегә сайлаган әсәрләрен флейтада яратып башкара. “Көйләр бик матур, беренче ишетүгә үк ошаттым”, диде Равил.
Ижау шәһәренең икенче сәнгать мәктәбе укытучысы Фирдәүс Мортазин шәкертләрен беренче бәйгедән үк әзерләп алып килә. Хәзер дә тугыз яшьлек Әфинә Сөләйманова баянда Нәҗип Җиһановның әсәрен башкарды, ә 12 яшьлек Рөстәм Нәфыйков баянда берничә көй уйнады.
“Беренче елларда татар композиторлары әсәрләре ноталарын табу, эшкәртмәләр барлау зур проблема булса, быел барысы да укучыларның тырышлыгыннан тора”, дигән фикердә Фирдәүс Мортазин. Укучылары үзләрен сынатмады. Фирдәүс Мортазин шушындый бәйге-фестивальләрнең кирәклегенә басым ясады.
“Әлеге бәйгедә дә татар балаларыннан тыш, башка милләт вәкилләре дә катнашты. Алар да татар композиторлары әсәрләрен уйнады, татар халкының музыкаль культурасы белән бераз гына булса да танышты”, диде Фирдәүс Мортазин.
Рөстәм Нәфыйков “Шушындый бәйгеләрдә катнашканда залда тамашачы булуы миңа уйнарга ярдәм итә”, диде.
Дөрестән дә, әлеге бәйгенең барышын күзәтергә тамашачы күп җыелган иде.
Яшь музыкантлар бәйгесе башында торган ТИҮ Мактаулы президенты Мәсгут ага Гаратуев үзенең хыялы тормышка ашуын билгеләп, балаларның уйнаулары елдан ел остаруын җиткерде. Беренче еллардан ук бәйгеләрне уздыруда активлык күрсәткән Гайсә Талипов, Светлана Кайсинага һәм балаларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде Мәсгут ага Гаратуев.
Удмуртия ТИҮ президенты Фнүн Мирзаянов киләчәктә дә балаларның талантларын ачу юнәлешендә эшне дәвам итәргә ышандырды.
Сайлап алу турында Балезино һәм Глазовтан байтак кына балалар катнашты.
Айгөл Касимова Глазовта сәнгать мәктәбендә белем ала. Айгөлнең әтисе Рамил Касимов үзе дә баянда уйный. “Өлкән буын Айгөлне музыкага өйрәтергә тәкъдим итте. Үкенмибез, кызыбыз яхшы гына уйнарга өйрәнде”, диде Рамил Касимов.
Балаларның уен коралларында уйнау техникасы югары дәрәҗәдә булуын, алар өйрәнгән әсәрләрнең дә төрлелеген билгеләп үттеләр жюри әгъзалары. “Шуңа да конкурсантларга бәя бирергә дә, бәйгенең йомгаклау туры “Язгы тамчы” фестиваленә сайлап алуы да җиңел булмады”, диде жюри рәисе Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, музыка көллиятендә тынлы уен кораллары кафедрасы җитәкчесе Рәшит Хисмәтуллин.
Рәшит әфәнде берничә ел элек шундый бәйгенең жюри рәисе булуын, ул ел белән чагыштырганда, хәзер балаларның бик яхшы уйнауларын, сәхнәдә үзләрен иркен тотуларына да басым ясады. Шушындый бәйгеләрне уздыруга күп көч куйган ТИҮ рәхмәтен дә җиткерде.
Иң көчле музыкантлар 25 апрельдә “Язгы тамчы” дип аталган йомгаклау концертында катнашачак. Алар Ижаудан Әлфинә Сөләйманова, Никита Сидоров, Альмира Гарифуллина, Равил Талипов, Айсылу Миркасыймова, Эльвина Шәңгәрәева. Балезинодан Айдар Дюкин, Камил Тютин, Юкаменнан Ирек Нуралиев, Глазовтан Айгөл Касимова.