Бүген авылларда сакланып калган хастаханәләр саны берничә генә. Аларының да биналары ишелеп ята, эчендәге җиһазлары - таш гасырыннан калгандай. Элек тулы бер хастаханә булып эшләгәннәренең күбесе көндезге стационар булып кына калды, анда хәзер халыкка берничә медицина хезмәткәре генә хезмәт күрсәтә. Оптимизация мәгәр.
Оборона-коралга акча табыла. Кеше сәламәтлегенә - юк, анда "яптымизация". Әле шуңа ришвәтчелек, битарафлык та өстәлә. Хәзерге вакытта "Безнең гәҗит" табиблар гаебе белән кешеләр үлү очракларын тикшерә. Бер түгел, берничәне. Тик очына чыга торган түгел. Табиблар арасында "взаимопорука" бик нык яши.
Бер мисал - юл казасында авыр җәрәхәтләр алуга карамастан, стационарга кабул ителмәгән бер авыруга табиблар тиешле ярдәм күрсәтмәгән, берничә көннән кабыргасы сынган шул ханым үлә башлагач, аны ясалма сулыш алдырып азаплаганнар. Мескен акырып үлгән. Ә менә мәрхүмәнең медицина картасына карасаң, табиблар яның яныннан китеп тормаган икән. Якыннары исә, килеп караучы да булмады, ди.
Бу гына түгел. Бүген синдә грипп башланса да, син участок табибына тиз генә керә алмыйсың, бер-ике атна алдан языласы, чират. Табиб артыннан йөрү өчен син пенсионер, йә отпускник булырга тиешсең. Димәк, авыруыңны да алдан планлаштырасы. Кая барып чыктык? Аның каравы - Кырым безнеке, ә Украинада - "фашист кабахәтләре" утыра. Полный бәхет!
Илфат Фәйзерәхманов
"Безнең гәҗит" баш мөхәррире, Казан
"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.