Океан артында бер көндә дүрт Сабантуй узды

Your browser doesn’t support HTML5

Нью-Йорк Сабантуе

Американың Нью-Йорк, Лос-Анджелес, Канаданың Торонто һәм Монреаль шәһәрләрендә 14 июньдә Сабантуйлар узды.

Лос-Анджелес Сабантуе 60тан артык кеше җыйган булса, Монреаль һәм Торонто Сабантуйларына 100гә якын кеше җыелган. Ә инде Американың иң популяр Сабантуе булып әле дә Нью-Йорк Сабантуе кала бирә. Быел “зур алма” шәһәренә 400гә якын кеше җыелды.

Гадәттәгечә Сабантуй “Туган тел” җыры белән башланып китте. Алып баручылар Илмир Әхмәтҗанов һәм Шакир Морадымов башта сүзне ATA NY җәмгыяте вәкиле Сәидә Хаҗига бирделәр.

Бәйрәмгә килгән кунаклар ярышларда катнаштылар. Җырларга теләүчеләр дә байтак булды. Татарча биюләр, аркан тарту уеннары халыкта бигрәк тә зур кызыксыну уятты.

Елдагыча Нью-Йорк Сабантуе Америкада бәйрәм ителә торган Әтиләр көнендә уздырыла. Быел ул 14 июньгә туры килгән иде.