Уфада рәссам Расих Әхмәтвәлиевның күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәне ачу күренеше

Уфада яшәүче танылган татар иҗатчысы, Башкортстанның атказанган рәссамы Расих Әхмәтвәлиев чираттагы шәхси күргәзмәсен ачты. Уфаның "Мирас" сәнгать галереясендә соңгы елларда язылган кырыкка якын картинасын урнаштырган ул.

Расих Әхмәтвәлиев Башкортстанның Чишмә районындагы Бәкәй исемле татар авылында туып үсә. Кечкенәдән рәсем сәнгате белән кызыксынучы малай башта Уфа сәнгать училищесына керә. Ә аннан соң Башкорт дәүләт педагогия институтының сынлы сәнгать-графика факультетын тәмамлый.

1993 елда Расих Әхмәтвәлиев Башкортстан һәм Русия Рәссамнар берлегенә кабул ителә. Шул чакта бер төркем татар рәссамнары талантлы иҗатчы Наил Лотфуллин башлангычында “Чыңгыз хан” иҗат берләшмәсенә нигез сала. Бу төркем әле дә берлектә иҗат итә, төрле күргәзмәләр оештыра, уртак проектларны тормышка ашыра. Наил әфәнде вафатыннан соң, җитәкче вазыйфасын танылган рәссам Вәсил Ханнанов алды һәм “Заманча сәнгать музеен” оештырды. Аңа Наил Лотфуллин исемен бирделәр.

Расих Әхмәтвәлиев

1994 елдан Расих Әхмәтвәлиев төрле күргәзмәләрдә катнаша башлый. Шул ук елны “Туран” фонды оештырган иҗат бәйгесендә беренче дәрәҗә бүләкне алуга ирешә ул. 2000нче елларда алты ел буе Франциядә яшәп иҗат итә. Анда язган картиналары төрле илләр галереяләренә һәм музейларына сатып алына.

Әле Уфада ачылган күргәзмәсендә автор тамашачылар хозурына кырыкка якын сурәтен тәкъдим итә. Аларны язганда ул фикердәш дусты Хәйдәр Колбарисовның шигъри әсәрләренә дә мөрәҗәгать итә. Ул шигырьләрне һәм Расих әфәнденең сурәтләрен туплап зур булмаган бер китап та бастырганнар. “Һаман да шул хакта” дип аталган яңа экспозициясендә авторның хатын-кызларга мәдхия җырлаган картиналары зур урын алып тора. Татар халкының якын дусты – атлар һәм җайдаклар темасы да якын авторга. Рәссам үзе әйтүенчә, гүзәл затларыбызның сихри серлелеге дә, сөю темасы да мәңгелек. Шуңа күрә бу юнәлештә иҗат һичкайчан туктамаячак.

Авторның картинасы

Авторның картинасы

Авторның картинасы

Авторның картинасы