Казандагы Матбугат йорты "Нугай" кунакханәсе буларак ачылды

Your browser doesn’t support HTML5

Казанның Бауман урамындагы Матбугат йорты бинасының бизнес кулына күчүе милли җәмәгатьчелектә шау-шу тудырган иде. Яңа кунакханәнең яңа хуҗалары тарихи һәйкәлне саклап, аның татар язучылары, милли китап нәшрияты белән хезмәттәшлеген дәвам итәргә вәгъдә бирде.

3 йолдызлы, 147 бүлмәле, ике рестораны, ике конференция залы, бассейны һәм күнегүләр залы булган "Нугай" кунакханәсе инде беренче кунакларын кабул итте. Дөнья су спорты ярышлары беренчелеге вакытында бу кунакханәдә күп санлы журналистлар торачак икән.

Матбугат йортының хәзерге хуҗалары – "Связьинвестнефтехим" Ачык акционерлык җәмгыяте совет чорының конструктивизм стилендәге бу бинаны төзекләндерүгә 1 миллиард 200 миллионнан артык акча тоткан. Аларны кайтару һәм кунакханә табыш китерә башласын өчен кимендә 10 ел кирәк булачак, диде Азатлыкка төзекләнедерү эшләрен алып барган "Баумандагы матбугат йорты" ААҖ мөдире Виталий Большаков.

Ул аңлатканча, бу эшкә ширкәт республика җитәкчелеге тәкъдиме белән, бина берничә ел буш торганнан соң, таушала башлаган чорда алынган. Бауман урамы башындагы мәшһүр "Казан" кунакханәсе отель буларак торгызылмавы билгеле булгач, Матбугат йортын кунакханәгә әверелдерергә булганнар.

Язучы һәм журналистларның тарихи мөһим бинаны тартып алу турындагы гаепләүләрне җаваплап Большаков: "Монда эшләгән мәгълүмат чаралары вәкилләре заманча җиһазландырылган, матбугат йортыннан яхшырак шартларга күченеп китте, нинди гаеп булырга мөмкин, без монда килгәндә, бина буш иде инде" , дип аңлатты.

Алга таба Матбугат йортының яңа җитәкчелеге Язучылар берлеге белән хезмәттәшлек итәргә вәгъдәләр бирә.

Яңа инвесторларга мәдәният министрлыгы тарафыннан куела торган йөкләмәләр арасында Тукай клубын торгызу шарты да булган. Яңа хуҗалар, аның бизәлешен саклап, Язучылар берлеге белән килештереп эшләдек, дип әйтә. Мәсәлән, инвесторлар татар әдәбиятын билгели торган төп шәхесләрнең рәсемнәрен бер стильдә ясатыр өчен рассам чакыртып һәрберсенең портретын ясатырга алынмакчы. Бу залны татар язучыларына чаралар үткәрергә биреп торырга вәгъдә итәләр.

Татар китап нәшриятына барлыгы 50 дүрткел метр тирәсе бүлмәләр бирелгән, аларның 34ләп метры – кибет, икенче бүлмә – китапларны саклау урыны. Элекке китап кибете урнашкан эш бүлмәләрендә, җыю, бастыру цехларында – ресторан һәм аның эш бүлмәләре урнашкан.

Нугай исеме Бауман урамы урынында булган Нугай трактыннан алынган, Матбугат йорты, Нуль меридиан кебек башка тәкъдимнәр дә булган, әмма инвесторлар Ногай исемен сайлаган.

Элегрәк, җирле матбугатта язучылар "Матбугат йорты кайгы-хәсрәт йортына әверелде" дигән рухта язмалар басылган иде. Аерым алганда, билгеле җәмәгать эшлеклесе, депутат, язучы Разил Вәлиев Матбугат йортының инвесторлар кулына күчүен зур югалту дип санаучыларның берсе булды. Ул бер газетка интервью биргәндә: "Әле Туфан Миңнуллин исән чакта, Республика җитәкчеләренә берничә тапкыр кереп, матбугат йортын язучылар йорты буларак саклап калырга, анда әдәби музей төзергә тәкъдим иткән идек. Күрәсең, карар инде шул вакытта кабул ителгән булган", диде.

"Нугай" кунакханәсе июль уртасында Тукай залын тантаналы төстә ачарга җыена. Татар язучылары, Язучылар берлеге вәкилләре дә анда чакырылган.