Ул 26-29 июльдә үтә. Анда Русия, Кытай, Бразилия, Һиндстан, Көньяк Африка республикасы, Казакъстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстанның 20-35 яшьтәге рәсми лидерлары катнашачак. Алдагы ел башында Уфада БРИКС илләренең хезмәт министрлары җыелачак.
Саммитлар артта калса да, алар уңаеннан оештырылган күргәзмәләр дәвам итә. Республиканың Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге үзәк китапханәсендә “ШОС һәм БРИКС илләре авторлары әсәрләре” исемле күргәзмә бара. Ул августка кадәр ачык булачак. Күргәзмә ике залда оештырылган.
Бер залда урыс телендәге китаплар булса, милли бүлектә татар һәм башкорт телендәге китаплар куелган. Урыс телендәге күргәзмәдә Кытай һәм Һиндстан авторлары китаплары урын алган. Алар XVIII-XX гасырларга карый. Кайберләре ике телдә – урыс һәм кытайча басылган. Алар арасында сирәк китаплар да бар. Шуларның берсе “Сань-цзы-цзин”, ягъни “Өч иероглиф” исемле китап. Ул 1829 елда Петербурда чыккан. Кытай телендәге Һиндстан китапларының күпчелеге урысчага француз теленнән тәрҗемә ителгән, чөнки ул заманда турыдан-туры тәрҗемә итүче табылмаган.
Татар һәм башкорт телендәге китаплар да шактый. Бу хакта Башкорт әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Айгөл Бурангулова сөйләде:
“Күргәзмәгә иллеләп китап куелган. Алар арасында казакъ, кыргыз, кытай, һинд телендәге китаплар бар. Иң күп укылганнары – Чыңгыз Айтматовның “Ак пароход” һәм “Җәмилә” исемле китаплары, шулай ук казакъ язучысы Мохтар Авазовның “Абай юлы” китабын еш сорыйлар.
Китапханәдә Башкортстан авторларының сирәк китаплары да куелган. Алар арасында Мостай Кәримнең латин имлясында басылган беренче китабы да бар.
ШОС һәм БРИКС кунаклары өчен, шулай ук, “Ватан” исемле этник парк оештырылган иде. Җиде тирмәдән торган бу этник паркта башкорт халкының йорт-көнкүреше, кул эшләре, кием-салымнары, табигате турында бай күргәзмә-мәгълүмат тупланган. Бу күргәзмә уфалар өчен 15 июльдә ачылачак.