Ураза гаете Башкортстанда да зурлап билгеләнә

Your browser doesn’t support HTML5

Гаетнең атна ахырындагы ике ял көненә кушылуы мөселманнарга бу бәйрәмне тагын да зуррак итеп уздыру, үзара күрешү өчен өстәмә мөмкинлек бирде.

Башкортстанда Ураза гаете, узган еллар белән чагыштырганда, тагын да колачлырак, күркәмрәк үтә. Республика халкы өчен рәсми ял көне дә өстәлгәч, милләттәшләр туган-тумача белән очрашу, коръән ашлары җыю форсатын ала.

Уфада Ураза бәйрәмнең иң күп мөэмин мөселманны җыйган Аллаһ йорты быел да “Ләлә-Тюльпан” Җәмигъ мәчете булды. Биредә иртәнге сәгатьләрдә үк йөзләрчә кеше килә башлаган иде. Ә инде бәйрәм чарасы башланганда монда килүчеләр меңнән дә артып китте. Мәчет эченә сыймаган дин кардәшләр гыйбадәтләрне ишегалдында кылды.

Һәр елдагыча, “Ләлә-Тюльпан” мәчетендәге Ураза гаете вәгазен баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин сөйләде. Башкортстан Юлдаш телевидениесе аны туры эфирда күрсәтеп бәйрәм тамашачылары санын тагын да арттырды. Вәгазь тыңлап беткәч, мөэмин мөселманнарның барысы да диярлек бергәләп намаз укыды. Ә соңыннан чәй табыны оештырылды.

Ураза гаете уңаеннан Уфадагы чаралар тагын Тукай урамындагы борынгы Җәмигъ мәчеттә, шулай ук “Ихлас”, “Гуфран”, “Хәмзә”, “Мәдинә”мәчетләрендә һәм башка мәхәлләләрдә зурлап оештырылды.

Али Мөбаддир

Вәгазьләрне чит илләрдән килгән дәрәҗәле кунаклар да сөйләде. Мисал өчен, “Ихлас” мәчетендә бәйрәм вәгазен аның имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләмнән тыш тагын Иран ислам республикасыннан килгән профессор да укыды. Али Мөбаддир исемле ислам дине белгече – Кум шәһәрендәге ислам институты ректоры. Уфага аның беренче генә килүе түгел инде. Уфа дин әһелләренә яхшы таныш булган кунак урыс һәм төрек телләрендә дә иркен аралаша.

Ураза бәйрәме оештырылган һәммә мәчеттә һәм мәхәлләдә дини гыйбадәтләр тәмамлануга чәй табыннары да әзер иде. Дин кардәшләр хәләл ризыклар белән сыйланып, рәхәтләнеп аралашты.

Барлык гыйбадәт йортлары янында да дини кирәк-яраклар: кием-салымнар, китаплар, бизәнү әйберләре белән сәүдә дә оештырыла.

Ураза гаетенең алдагы рәсми ял көннәренә дә тоташып китүе мөселманнарга аеруча кулай. Кемдер районнарга кайтып әти-әниләрен, якын туганнарын, дус-ишләрен күреп һәм котлап килү мөмкинлегенә ия. Башкортстанның байтак авылларында шушы бәйрәмгә туры китереп яңа мәчетләр дә ачыла.