Сербия су тубында дөнья чемпионы булды

Your browser doesn’t support HTML5

8 август Казанда Дөнья су спорты төрләре чемпионаты ярышларының су тубы финалы үтте. Төнлә үткән ватерпол финалында Сербия җыелмасы Хорватия җыелмасын 11-4 исәбе белән җиңеп дөнья чемпионы булды. Өченче урынны Италия җыелмасын пенальтида җиңгән Греция җыелмасы алды.