2 октябрьдә үткән әлеге кичәдә шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның шигъри юлларына язылган җырлар җырланды. Шулай ук шагыйрьнең үз тарафыннан да шигырьләре сөйләнде.
Очрашу барышында Равил Фәйзуллинга төрле сораулар бирелде. 2015 ел Татарстанда “Әдәбият елы” шәхсән шагыйрь өчен ничек узуы хакындагы сорауга җаваплап шагыйрь болай дип сөйләде:
“Әллә ни бик үзгәрешләр күрмим, аны “Бәхет елы” дип игълан итеп кенә бәхетле булып булмый. Бу дөнья бик катлаулы, мин аңлап бетермәгән әйберләр көннән-көн күбәя бара олыгайган саен. Шуңа күрә мондый нәтиҗәгә килдем мин хәзер: күтәрә алмаганны күтәреп булмый. Мин бу дөньяда үзем нәрсәне күтәрә алам, нәрсәне булдыра алам. Ходай тарафыннан миңа нинди миссия, нәрсә язган, мин шуны намус белән үтәргә тиеш.
Инде киңрәк алганда, әйтеп киттем, зур әдәбиятыбыз бар. Мин илле еллап шушы әдәбиятның үзәгендә кайнаган кеше. Безнең әдәбият, байлык бар, ләкин аны дөньяга күрсәтә алу җитми” дип сөйләде шагыйрь.
Бауман урамында урнашкан, күптән түгел кунакханәгә әйләндерелгән матбугат йорты мәсьәләсендә шагыйрь аны "Китап тарихы музее, әдәбият музее” булырга тиеш иде дип сөйләде.
“Матбугат йорты бар иде. Менә аны ясадылар кунакханә, җәмәгатьчелек бераз тавышлана башлагач Тукай клубын калдырдылар, анда Тукай клубы бар иде. Ләкин идеалда безнең ул музей булырга тиеш иде. Китап тарихы музее, әдәбият музее”, диде Равил Фәйзуллин.
Шагыйрьнең үз иҗатына килгәндә, яшь вакытта хисләр белән язылса, вакыт узган саен халык, тарих, киләчәк хакында күбрәк уйланылу хакында сөйләп, бу турыда язылган шигырен укыды:
Уфтанырлык, зарланырлык
Идел–йортта хәлләр бар.
Кара көчләр бассалар да,
Бирешмим мин, кимсенмим
Андый чакта берәү әйтер:
“Нишлим мин, нишлим мин?!”
Башны ияр чакларда да,
Баш күтәреп эшлим мин!
Җиренә ике татар калса,
Шул икенең берсе - мин!