Таҗикстан башкаласында, Милли музей бинасында 21 октябрь көнне "Шамаил: сүрәт һәм сүз" исемле шамаил күргәзмәсе ачылды. Дүшәнбе каласында татар шамаилләре беренче тапкыр күрсәтелә.
Шамаил – сынлы сәнгатьнең үзенчәлекле бер тармагы. Ул 19нчы гасырда, мөселман дөньясында реформалар барган чорда барлыкка килә, һәм Урта Идел буе татар-мөселманнары арасында киң таралыш таба. "Шамаил" сүзе гарәп теленнән "тумыштан килгән сыйфат, холык, дәрәҗә" дигәнне аңлата.
Шамаилдә рәсем-сурәтләү белән каллиграфия – сүз, кәлимә һәм образ гармонияле рәвештә үрелгән. Шамаилләр сәнгати бизәлешләре һәм эчтәлекләре белән бер-берсеннән аерылып тора. 19-20 гасырлар чигендә киң таралыш алган бу төр сәнгать 20нче гасыр башларында юкка чыга диярлек. Узган гасырның 50нче елларында шамаил традициясе янәдән торгызыла башлый, һәм бүген ул татар рәссамнары һәм нәккашларының күпсанлы әсәрләрендә чагылыш таба.
Таҗикстан халкына 20-нче гасыр башында иҗат ителгән 50дән артык басма шамаил тәкъдим ителәчәк. Алар Мәскәүдәге Мәрҗани исемендәге Фәнни һәм мәдәни програмнарга ярдәм итү Фонды тупланмасыннан алынган.
Оештыручылар әйтүенчә, Дүшәнбе шәһәрендә узучы күргәзмә Үзәк Азия территориясендә әле икенче тапкыр гына күрсәтелә. Алга таба татар шамаилләрен Кыргызстанда һәм Казахстанда күрә алачаклар. Беренчесе былтыр Үзбәкстанда үткән иде.
Татар шамаилләре күргәзмәсе быел Казанда узды. Җиңүчеләрне интернетта тавыш бирү юлы белән сайладылар.