Мәскәүдәге "Tatar-Guitar" проекты татар көйләрен уйнарга өйрәтә

Мәскәүдә татар көйләренә нигезләнеп гитарада уйнарга өйрәнү курслары эшләп килә. "Tatar-Guitar" дип аталган проект тиз арада теләүчеләр җыйган.

Проект профессиональ музыкантлардан тора. Кем поп-йолдызлары төркемендә сессион музыкант булып уйный, кем үз проекты белән шөгыльләнә. "Tatar-Guitar" хакында безгә аның әгъзасы Азат Рамазанов сөйләде.

"Үз проектыбызны булдыру фикере берничә ел элек килде. Ул вакытта "Башгитара", яисә "башкорт гитарасы" програмын уйлап чыгардык", ‒ дип сөйли Азат.

Музыкантлар нигез буларак башкорт халык көйләрен алып алардан гитара аранжировкаларын ясаганнар. Төркем әгъзасы Радмир Муфтахин ул програм белән хәтта "Гитара виртуозлары" дип аталган халыкара композиторлар бәйгесе лауреаты булган һәм Ирландиягә барып "Masters" квалификациясен алып кайткан.

"Безнең бу уңышыбыз башкорт аудиториясенә бик ошады. Шуңа күрә дәвам итеп, "Tatar-Guitar" проектын да башлап җибәрдек. Програм татар көйләрен гап-гади ысул белән өйрәнүдән гыйбарәт. Ул да халыкны битараф калдырмады, үзебез дә гаҗәпләндек", ‒ ди Азат.

"Татар халкының үз мәдәниятен сөюе мине шатландыра. Гитараның популяр булуы исә милли мәдәниятне пропагандаларга ярдәм итә", ‒ ди музыкант.

"Гитара ‒ ул бары тик аккомпанемент уйный торган корал дигән фикер киң таралган. Мин аның белән килешмим. Бөтен дөньяда гитара ‒ фортепиано һәм скрипка кебек тулы хаклы академик корал. Шуңа күрә гитара репертуарын тагын да баетырга, милли көйләр белән таныштырырга кирәк. Әлегә безнең максат шундый", ‒ ди Азат.