Ельцин үзәге 88 мең дүрткел метр мәйданны били, аның дүрттән бер өлешен музей тәшкил итә. Үзәкне Кушма Штатларның Ralph Appelbaum Associates ширкәте бизәгән. Бу ширкәт АКШ конституциясе бинасын, Клинтон-үзәкне һәм берничә толерантлык музейларын төзегән.
Президент үзәкләренә багышланган канунга күрә, анда музей, архив һәм китапханә булырга тиеш. Музей үзәкнең төп өлешен тәшкил итә.
Ельцинның кызы Татьяна Юмашева сүзләренчә, музейдан кала бу үзәктә электрон архив һәм китапханә дә урын ала. "Галимнәр, белгечләр, студентлар, аспирантлар һәм үзәккә кем генә килмәсен, бу мәгълүматны куллана алырга тиеш", ди ул.
Үзәктә Ельцин чорына кагылган 30 мең басма, 130 мең фоторәсем, 163 медиа язма тупланган. Русия тарихының борылыш чорын чагылдырган музей җиде залны үз эченә алган. Бу үзәкне булдыруга бюджеттан 76 миллион доллар күләмендә акча бирелгән, шулай ук 50ләп хосусый химаяче, шул исәптән "Башнефть" ширкәте, президент Владимир Путин һәм премьер-министр Дмитрий Медведев шактый акча өстәгән.
Уникаль экспонатлар арасында Ельцинның коммунистлар партиясендәге бюрократияне тәнкыйтьләп Советлар берлеге президенты Михал Горбачевка кулдан язган хаты да бар.
Үзәк ачу тантанасында Наина Ельцина тупланган мәгълүматтан өйрәнер әйберләр күп, дип белдерде.
Бу үзәкнең максаты – 1990нчы еларның сәяси һәм социаль вакыйгалары сурәтендә Ельцин мирасын саклау, өйрәнү һәм төшенү, дип белдерелә.
Ачылыш тантанасына 500-ләп кунак чакырылды. "Алар арасында 1990-нчы елларда әтиебез белән бергә эшләгән хезмәттәшләр дә бар", ди Юмашева.
Татарстанның элекке президенты, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев һәм Казан Кирмәне музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева да бу чарада катнашты.
Екатеринбурга президент Владимир Путин һәм премьер-министр Дмитрий Медведев килгән көнне 69нчы санлы мәктәптә дәресләр булмады. Уку йорты Ельцин үзәге янында урнашкан.
Бу көнне шәһәр үзәгендә яшәүчеләргә өйләреннән чыкмаска, тәрәзәдән карамаска киңәш ителде. Социаль челтәрләрдә "шәһәрнең моның кадәр күп полиция хезмәткәрен күргәне юк иде әле", дип яздылар.
Русия мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, барлык чакырылганнар җыелып беткәч тә Русия президенты Владимир Путинны озак кына көтәргә туры килгән.