Зәки Вәлидинең шәркыятьче галим Гордлевскийга хатлары

Зәки Вәлидинең Гордлевскийга хаты

Русия фәннәр академиясе архивында Зәки Вәлидинең шәркыятьче галим Владимир Гордлевскийга юлланган ике хаты табылды.

Төрле мирасханәләрдә төрки галим, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, 1917-1920 елларда башкорт милли хәрәкәтен җитәкләгән Зәки Вәлидинең (1890-1970) эшчәнлегенә, тәрҗемәи хәленә кагылышлы материаллар әледән-әлегә табылып тора. Мәсәлән, күптән түгел Русия фәннәр академиясе архивының шәркыятьче галим Владимир Гордлевский фондында Зәки Вәлидинең 1915 елның 26 октябрендә һәм 17 ноябрендә Өфедән аңа юллаган ике хаты табылды1. Быел күренекле башкорт эшлеклесенең тууына 125 ел тулуга нисбәтле, аларның эчтәлеген сезгә тәкъдим итәбез.

Зәки Вәлиди

Зәки Вәлидинең илкүләм күренекле галим-шәркыятче В.А.Гордлевский (1876-1956) белән үз вакытында аралашып, хат алышып торуы бер дә гаҗәп түгел. Мәгълүм булганча, академик В.А.Гордлевский – төрек теле, тарихы, этнографиясе һәм әдәбияты, төрки фольклор буенча 300дән артык гыйльми хезмәт авторы. Ул 1899 елда Лазарев исемендәге Көнчыгыш телләре институтын, 1904 елда – Мәскәү университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Төркиянең Истанбул шәһәрендә төрек, гарәп телләре буенча стажировка үтеп, соңрак Мәскәү шәркыять институты итеп үзгәртелгән институтта, 1907-1918 елларда, төрек телен һәм әдәбиятын укыта. 1918-1948 елларда шул ук институтның профессоры була. Зәки Вәлиди белән хат алышып торганда да ул шунда эшли.

Владимир Гордлевский

Әлбәттә, Зәки Вәлидинең шәркыять, төркият гыйлемнәре мәсьәләләре белән чын-чынлап кызыксынып китүе аның Казанда яшәү чорына карый. Монда ул Оренбурдан 1908 елның көзендә күченеп килә. Башта "Касыймия" мәдрәсәсендә укый. 1909 елдан башлап, шунда ук гарәп әдәбиятын, төрки тарихны укыта. Казан император университетына укырга керү теләге белән, атаклы профессорлар Катановтан, Богородицкийдан шәрык телләре буенча дәресләр ала, күренекле шәркыятьче В.В.Бартольд белән якыннан аралаша. Шул тырышлыкларның бер нәтиҗәсе буларак, 1912 елда, "Милләт" басмаханәсендә, аның "Төркиләр вә татарлар тарихы" дип исемләнгән тәүге тарихи рисаләсе (әсәре, басмасы) дөнья күрә. Җәмәгатьчелек тарафыннан җылы кабул ителеп, кайбер өстәмәләр, үзгәрешләр белән, ул 1915 һәм 1917 елларда кабаттан нәшер ителә. Тәүге гыйльми уңышларына нисбәтле, озакламый Зәки Вәлиди Казан император университеты каршында эшләп килүче Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп сайлана.

Казан университетының матди ярдәме, Петербург фәннәр академиясе, Урта Азияне һәм Ерак Көнчыгышны өйрәнү буенча халыкара җәмгыять фатыйхасы белән, ул 1913 елда –Төркестандагы Фирганә өлкәсендә, 1914 елда – Бохара әмирлегендә археографик экспедицияләрдә була. Аннан күп кыйммәтле кулъязмалар җыеп кайта. Шуларның бер нәтиҗәсе буларак, Фәннәр академиясе2 басмаларында аның гыйльми мәкаләләре дөнья күрә.

1915 елдан башлап, Зәки Вәлиди Уфадагы "Госмания" мәдрәсәсендә мөгаллимлек итә башлый. Уфа губернасы мөселманнары тарафыннан Дәүләт думасына сайланып, андагы мөселман фракциясенә керү сәбәпле, шул елда ул үзенең күп елларга сузылган сәяси-иҗтимагый эшчәлеген дә башлап җибәрә. Зәки Вәлидинең укучылар игътибарына тәкъдим ителүче 1915 елгы ике хаты шул чорга туры килә.

Хатларга албашламны йомгаклап шуны да искәртик, гарәп шрифты нигезендәге иске татар язуын кулланып язылган хат текстларын кириллицага күчергәндә, алардагы орфография, пунктуация үзенчәлекләре сакланды.

Беренче хат

Мөхтәрәм профессор Хардлинский3 җәнабләре!

Уфага килеп, дәрес эшенә керештем. Тарих һәм милли әдәбият укытамын. Пособиеләр булмаганлыктан, һәммә нәрсәне язып укытырга туры килә, эш күп. Хат язу, хәзерләнгән китапларны йибәрүдә һаман кичектем. Сезгә дип, йибәрергә дип куелган бәгъзе нәрсәләремне таба алмадым. Таба алсам, аларын да йибәрермен. Сезгә йибәргән нәрсәләр белән бергә Крымский4 әфәндегә китапларымны йибәрдем. Мөмкин булса, тапшырырсыз. Аның исеменә тугры йибәрергә һәм хат язарга тартындым. Мөмкин булса, ул рөхсәт итсә, аның "Труды по востоковедению" мәҗмугасына кергән җәмигъ5 әсәрләрен (ягъни, "Төрек әдәбияты", "Фарсы әдәбияты", "Гарәп әдәбияты", гарәп вәсәмиятләреннән беренче6 "Әлф-е ләйлә вә ләйлә", "Мөселманлык тарихы", "Гарәпләр тарихы", дигән барлык әсәрләрен) йибәрә күреңезче. Миңа монда мәдрәсәдә укыту өчен бик хаҗәт. Әгәр мәҗанән7 йибәрмәк мөмкин булмаса, налож кылып йибәрсәңез икән. Һәм "Восточный сборник"ны да, мөмкин булса, йибәреңез – кулымда нөсхәсе юк. Казанда дәрелфөнүн8 һәм академия һәм археология җәмгыяте китапханәләре булганлыктан, рәхәт иде. Уфада һичбер китапханә булмаганлык, гомумән, шундый китаплар монда һичкем кулында табылмаганлык сәбәбендән, күп зәхмәт чигелә. Зап[адно]-вост[очное] отдел[ение] арх[еографического] общ[ества] кеби һәм җәгърәфия җәмгыяте мәҗмугаләрен бүген күп акча

сарыф итеп, махсус алдырырга хаҗәт булды. Сәламәтлек, Аллага шөкер, яхшы. Әсәрләреңез мәйданга [чыккан] саен, йибәреп торуыңызны һәм үзегезнең сәламәтлегеңез һәм безгә файдалы мәгълүматлар хакында хатлар язып торуыңызны үтенәмен.

Сезгә ихласда Әхмәтзәки Вәлидов.
26 октябрь, 1915

Адрес: Уфа, Пушкинская ул., д. 105,
Ахмед-Заки Валидову

Икенче хат

Мөхтәрәм ...!9

Кичә хатыңызны алдым, күп рәхмәт!

Мәдрәсәмезнең адресы: Уфа, Усмановское медресе.

Китаплардан Моисей Хоренскийның10 әрмән тарихы һәм Аршакиди, Сасаниди11 турындагы әсәрләрне кушарга мөмкин булмасмы?

"Труды по востоковедению"нең барлык әсәрләрен Уфаның городская библиотекасына да выписать итәргә моннан ике хәфтә12 элек управага гарыз итдем13. Алырга булдылар.

Уфаның "Уфа"дан башка исеме башкортлар арасында да, татарларда да юк булырга кирәк. Татар вә башкортлар аны "Өфе" дип яки "Өпе" дип әйтәләр. Бу эш Уфа сүзенең "Уба", ягъни кабер кәлимәсеннән чыгуына шөбһә бирә.

Диваев14 юбилее хакында антропология һәм этнография җәмгыяте берәр нәрсә кылса, хәбәр итүеңезне үтенәм.

Валидов, 17 ноябрь15

-------

1 Русия фәннәр академиясе архивы, 688нче фонд, 4нче тасвирлама, 71нче архив эше, 1, 4-5 кгз.

2 1917 елга кадәрле – "Петербург фәннәр академиясе", 1917 елдан соң - "Россия фәннәр акаде-миясе".

3 Хатта шулай.

4 Күрәсең, монда украин тарихчысы һәм язучысы, шәркыятьче һәм төркиятче, семитолог А.Е. Крымский (1871–1942) күдә тотыла. Украинада гетман Скоропадский хакимлек иткән чорда (1918), ул Украина фәннәр акдемиясен төзүчеләрдән, шулай ук, аның тәүге акдемикларыннан берсе була. Шактый еллар Украина фәннәр академиясенең гыйльми сәркатибе вазифасын башкара. 1941 елда гаепсездән кулга алынып, Казакътанга сөрелә. Озак та үтми, шунда вафат була.

5 Барлык (гарәп.).

6 Гарәп матур әдәбияты үрнәкләреннән беренче (гарәп.).

7 Бушка (гарәп.).

8 Университет (гарәп.)

9 Исеме укылмады, әмма почта карточкасының (хатның) икенче ягында В. А. Гордлевскийга икәне язылган.

10 Борынгы әрмән галиме һәм язучысы Моисей Хоренский. Ул әрмән тарихының "атасы" булып исәпләнә. Якынча, IV гасыр ахырында – V гасырда яшәгән.

11 Күрәсең, монда борынгы Парфия иленең яңа эрага кадәр III – яңа эраның III гасырларында идарә иткән Аршакидлар һәм Фарсы иленең (Иранның) безнең эраның III-VI гасырларында идарә иткән Сасанидлар идарәче династияләре күздә тотыла.

12 Атна (гарәп.).

13 Белдердем (гарәп.).

14 Диваев Әбүбәкер Әхмәтҗан улы (1855-1933) – галим-этнограф, төрки телләр белгече, фольклорчы, Россия фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1924), Казан университетының Археология, тарих һәм этнография һәм Мәскәү университетының Табигый фәннәрне, антропологияне һәм этнографияне сөючеләр җәмгыятьләре әгъзасы.

15 Почта карточкасының икенче ягындагы мөһердә – 1915 елның 17 ноябре.

Рәшит Галләм
тарихчы, Казан