"Русь Сидящая" сәхифәсе "рөхсәтсез урам җыенында катнашуда" гаепләнеп төрмәгә хөкем ителгән Илдар Дадинның кәләше Настя Зотованың хатларын бастыра. Настя белән Илдарга өйләнешергә рөхсәт биргәннәр. Туй турында алар 2015 елның гыйнвар аенда ук килешкән булганнар икән.
"Депрессиягә бирешмәс өчен Илдар күнегүләр ясый һәм эшли, күп укый", дип яза Настя. Дадин кәләшенә 10 кеше утырган камерада 8 генә ятак булганын, үзе һәм тагын бер кешенең идәндә матрацта йоклаганын язган.
"Камерада утыручылар арасында юридик яктан иң белемле булганга мин күршеләргә гаризалар, шикаятьләр, аппеляцияләр язарга булышам", дигән Илдан Настяга хатта. Төрмәдә дә ул хокук яклау эшчәнлеген дәвам итәргә җыена.
7 декабрь Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе 33 яшьлек Илдар Дадинга "рөхсәтсез урам җыенында катнашуда" гаепләү белдереп өч елга төрмәгә хөкем ителде. Дадин үз гаебен танымады. Гаепләү ягы 33 яшьлек активистка 2 ел төрмә сораган булуга карамастан, мәхкәмә өч ел бирде. Дадин – яңа канунны бозуда гаепләнеп өч елга төрмәгә утыртылган беренче кеше булды.
"Мемориал" һәм "Amnesty International" Дадинны иреккә чыгаруны таләп итеп имзалар җыя.