ТК: Зарипов һәм Нәҗметдиннең югалуы акчага да бәйле булырга мөмкин

Сөләйман хәзрәт Зарипов машинасы Буада табылды

"Югалганнарның мәчетләр төзелеше өчен чит илдән килә торган зур сумнарны бүлү эшенә катнашы булу да тикшерелә", дип белдерә тикшерү комитеты.

Русиянең Татарстандагы тикшерү комитеты (ТК) имам Сөләйман Зарипов һәм аның юлдашы Согуд Гарәбстаныннан шәех Нәҗметдиннең югалуын читтән килгән акча белән дә бәйле булырга мөмкин дигән фаразны тикшерә.

"Бөтен фаразлар да, шул исәптән, югалганнарның мәчетләр төзелеше өчен чит илдән килә торган зур сумнарны бүлү эшенә катнашы булу да тикшерелә", дип белдерә тикшерү комитеты.

7 февраль көнне Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең икенче имамы, 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов һәм аның белән бергә сәфәрдә булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 62 яшьлек шәех Нәҗметдин югалды. Алар "Toyota Corolla" машинасында Мордовия башкаласы Саранскидан Казанга кайтырга чыккан. Кайтканда Буа районы Иске Суыксу авылы мәчетенә өйлә намазына кергәннәр. Машиналары Буа шәһәрендә табылган.