Заманында Татарстан мөфтие урынбасары булып эшләгән, соңгы елларда Петровский мәчете имам хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең икенче имамы булган Сөләйман хәзрәт Зариповның югалуы турында мәгълүмат беренче буларак социаль челтәрләрдә таралды. Аның кызы әйтүенчә, әтисе чит илдән килгән бер гарәп дусты белән Мордовиягә, Сарански мөфтие янына киткән булган. Якшәмбе көнне исә алар кире Казанга кайту юлында юк булганнар.
Юлчыларның инде Татарстан җиренә кергәч Буа районы Иске Суыксу авылында имам янына кереп намаз укып чыгуы билгеле - моны имам Азатлыкка үзе раслады. Шуннан соң инде аларны күрүче булмаган. Машина исә Буадагы "Альбина" кибете янында табылган.
Мордовиянең Сарански мөфтие урынбасары Абдулмалик хәзрәт Асаинов аларның Саранскига беренче тапкыр гына килмәүләрен әйтә.
“Алар Гарәп Әмирлегеннән Наҗем дигән кеше белән килгәннәр иде. Башта мәчеткә, аннары кафега бардык, шуннан яхшы итеп мунча кердек. Аннары аларны кунакханәгә кадәр озатып куйдык. Бу шимбә көн иде. "Иртәгә ничәдә китәсез?" дип сорадым. Сөләйман хәзрәт сәгать икедә Казанда мәҗлескә барырга тиешлеген һәм шуңа иртәрәк торып китәчәкләрен, әйтте.
Алар сәгать 8-дә үк китәргә планлаштырган иде, әмма 10-да гына җыенып чыгып китә алдылар. Мөгаен соң ятканнардыр. Мин кунакханәгә шалтыратып сорадым, алар да кунакларның 10да гына китүен раслады. Аннан соң мин алар белән берничә тапкыр телефоннан сөйләштем. Барысы да әйбәт иде.
Алар бит инде беренче тапкыр гына килми. Барысы да гадәттәгечә иде. Ике бабай инде. Сарански-Ульян юлы белән киттеләр. Аның белән килгән кеше еш кына Татарстанда һәм Мәскәүдә була. Ул хәйрия эшләре белән йөри. Аның ярдәме белән берничә мәчет төзелде. Шул исәптән Мордовиядә дә. Бик яхшы кеше. Еш кына Мордовиягә дә килә, әмма беркайчан да ялгызы гына килгәне юк. Ульянга җиткәндәрәк без алар белән соңгы тапкыр шалтыратыштык. Әмма Ульянда да танышлар сорашты, алар анда да табылмады. Без дә Мордовиядә белештек. Бернинди тоткарлаулар юк. Бу барысы да әле Буада аларның машинасы табылганчы булды”, диде Абдулмалик хәзрәт.
Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге хәбәр итүенчә, ике ир кешенең хәбәрсез югалуына бәйле җинаять эше ачылган. 57 яшьлек Сөләйман хәзрәт Зарипов белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 62 яшьлек ватандашы югалуы турында сүз бара.
Дагыстанда да соңгы елда имамнар югала бара
Идел-Урал төбәкләрендә моңарча әле имамнар югалганы булмады. Мондый хәлләр Дагыстанда киң таралган.
Мәгълүмат чаралары язуынча, 2013 елның апрель аенда Дагыстанның Хив районындагы Новофриг авылы имамы Фамиль Кучев Мәскәүдә юкка чыга. Ул Мәскәүгә килеп Мисырга “Әл-Әзһәр” ислам университетына укырга керүче якташларын озата барырга тиеш була.
2014 елның май уртасында Сулейман-Стальски районының Куркент авылы имамы Феликс Агарамиров юкка чыга. Туганнары сүзләренчә, полиция аны алып киткәннән соң, имамның кайда икәнен белә алмыйлар. “Кавказский узел” райондагы эчке эшләр бүлеге имамның тоткарлануын кире кага дип белдерде. Агарамиров хәбәрсез юкка чыга.
2015 елның 25 октябрендә Каякентски районының Новокаякент авылы имамы Иса Койтемиров юкка чыга. Туганнары белдерүенчә, төбәктәге куәт көчләре имамның өендә тентү үткәрә һәм аны кулга алалар. Янәсе өендә гранаталар табылган була. Туганнары бу гранаталарны куәт көчләре үзләре ташлаган дип белдерә. Соңыннан адвокат та, туганнары да Койтемировның кайда икәнен таба алмауларын хәбәр итә.