Руханиларның югалуы хәйрияче Нәҗметдин акчаларына бәйле була ала

Сөләйман Зарипов машинасы Буада табылды

Югалучылар турында һаман да хәбәр булмау, билгесезлек шом тудыра - Татарстанга да Төньяк Кавказда мөселман руханиларын үтереп йөргән "үлем эскадроннары" үтеп кермәгәе.

Татарстандагы күренекле имам Сөләйман Зариповның һәм аның юлдашы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән билгеле хәйрияче Нәҗметдиннең эзсез-хәбәрсез югалуына бер ай булды. Тикшерүчеләр шушы сәер вакыйга турында хәзергә кадәр нинди мәгълүмат җыйгандыр, безгә билгесез. Шуңа да без әлегә төрле фаразлар гына кора алабыз.

2009 елга кадәр мин Мордовиянең төп мөфтиятендә юрист булып эшләгән идем. Безнең Җәмигъ мәчетенең төзелешенә киткән акчаның күбесе Мисырдан килгән иде, андагы Мансур исемле бер шәехтан. Мәчетебезнең исеме дә хәзер “Мансур” дип атала.

Шул чорда, 2007 елда дип хәтерлим, безнең мөфтигә ФСБ кешеләре килде һәм “хәзер мәчетләргә чит илләрдән турыдан-туры акча алу ярамый, Русиядә ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгърифәтенә ярдәм итүче махсус фонд төзелде һәм чит илдән килгән бар акча башта шул фондка җыелып, сез аны шул фонд аша гына ала алырсыз”, диде.

Имам Сөләйман Зарипов

Әлбәттә, бу хакимиятләр кулындагы фонд мөселман илләреннән килгән акчаны туплап, ул акчаның шактый өлешен үз файдасына куллана барды, һәм алар аны үзләре теләгән мөфтиятләргә, ягъни хакимият җырын җырлаганнарга гына бирә башлады. Ә башка мөфтиятләргә бу акчалар тимәде.

Мөселман илләрендәге сәдака бирүчеләр бу хәлне аңлагач, мөфтиләргә, аларның ярдәмчеләренә, кайбер имамнарга акчаны турыдан-туры бирү юлын карый башларды. Әлбәттә, чит илләрдән килгән бу акчаны ничектер хакимиятләргә күрсәтми генә файдаланырга туры килде.

Без, гади мөселманнар, мондый акчаларның килү тәртибен дә, күпме килүен дә белмибез. Сөләйман хәзрәт үзе монда зур роль уйнамыйдыр дип уйлыйм, югалу теге шәех Нәҗметдинне кулга төшереп, аның акчаларына ия булу теләге белән эшләнгәндер дигән хис кала.

Башта шундый уй да бар иде – әгәр югалу артында Русия полициясе яисә ФСБ торса, алар күпмедер вакыт узу белән элемтәгә чыгар иде. Юк, чыкмадылар. Димәк, алар җинаятьчеләр кулында.

Шәех Нәҗметдин Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районы Икенче Казанлы авылы мәчетендә, 1994

Бу җинаятьчеләр Сөләйман хәзрәтнең гаиләсенә дә шалтыратмый, йолым акчасы да сорамый. Әмма алар акча сорап шәех Нәҗметдиннең гаиләсе яисә иптәшләре белән бәйләнешкә кергәннәрдер дип уйларга була.

Куркыткан һәм шомлы нәрсә шул – бу җинаятьчеләр Төньяк Кавказдагы "үлем эскадроннары" әгъзалары гына була күрмәсен. Алар Төньяк Кавказдагы шактый гына бәйсез имамнарны һәм башка руханиларны юк итте. Ә алар башына җиткән гади мөселманнарны әйтеп тә торасы юк инде.

Сөләйман хәзрәтнең машинасы артыннан Татарстан номерлы ике машина йөргән һәм хәзрәтләрне Мордовиядә түгел, Татарстанда урлаганнар. Димәк, җинаятьчеләргә Татарстан – таныш җир.

Аларны үтерер өчен генә артларыннан мондый озак йөрмәсләр иде. Монда Нәҗметдин хәзрәт гомере өчен зур акчалар сорау максаты булырга тиеш дип уйлыйм.

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра