Мәскәү мәдәни үзәгендә үткән очрашу Гариф Ахуновка багышланды

Татар язучылары Гариф Ахунов һәм Рафаэль Төхфәтуллин китаплары

Мәскәү мәдәни үзәге китапханәсе җитәкчесе Зөлфия Хәбибуллаева татар язучыларына багышланган очрашулар уздыра башлады. 20 март үткән очрашу күренекле татар язучысы Гариф Ахуновка багышланды.

Очрашуда Гариф Ахуновка багышлап аның кызы Наилә Ахунова тарафыннан төзелгән “Хәзинәле гомер” дип аталган китапны тәкъдим итү булды. Наилә ханымның Мәскәүгә үзе килүе көтелгән булса да, ул авыру сәбәпле ул очрашуда катнаша алмады.

Рөстәм Төхфәтуллин

Гариф Ахуновка багышланган “Хәзинәле гомер” һәм язучы Рафаэль Төхфәтуллинга багышланган “Минем җаным китапларымда” дип аталган, “Рухият” фонды нәшер иткән ул китапларны очрашуга килүчеләргә Рафаэль Төхфәтуллинның улы Рөстәм Төхфәтуллин тәкъдим итте. Рөстәм әфәнде ике язучының да иҗат юлы һәм дуслыклары турында сөйләде. "Аларның дуслык мөнәсәбәтләре 43 ел буена дәвам итте", диде ул. Шулай ук Рөстәм әфәнде ике язучы арасында булган хатлардан өзекләр укыды, аларның гаилә фоторәсемнәре белән таныштырды.

Очрашу татар телендә барды. Очрашуга килүчеләр дә чыгыш ясадылар. Язучының әсәрләре турында фикерләре белән уртаклаштылар.

Марат Сәфәров

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында Мәскәү галиме, мәдәни үзәк китапханәсендә уза торган күп кенә очрашуларның оештыручысы, башлап йөрүчесе булган Марат Сәфәров сөйләде.

Очрашу азагында 70нче елларда Гариф Ахуновның “Хәзинә” дип исемләнгән, Татарстан нефтьчеләренә багышлап язылган китабы нигезендә төшерелгән “Клад” дип аталган фильмнан өзекләр дә күрсәтелде. Шул тасманы караганнан соң соцреализм нигезләрендә язылган “Хәзинә” романы чынлап та бүгенге көндә дә бик актуаль, классик әсәр икән бит дигән фикергә киләсең. Бары тик аңа башкачарак кына карарга кирәктер. Китапта Әлмәт төбәгендә нефть табылу, нефтьчеләр турында язылганын татар укучысы белә инде. Хәзинә дип автор нефтьнең үзен түгел, аны тапкан кешеләрне атый дип өйрәнгән идек әле бала чакта ук. Ә менә танылган артист Габдулла Шамуков уйнаган Шәвәли Гөбәйдуллин нәрсә ди бу фильмда: “Синең ул нефтеңнән миңа нинди файда бар соң?”. Чынлап та, бакчасына нефть вышкасы утырткан, өен икенче җиргә күчерергә мәҗбүр булган кешеләргә нефть чыгару берәр файда бирдеме икән соң? Чит илгә китеп яшәргә мәҗбүр булган бер язучының: “Әгәр дә Татарстанда чыккан нефтьнең файдасының чиреге генә булса да Татарстанда кала торган булса, алар гарәп шәехлары кебек яшәрләр иде”, дигән сүзләрен ишеткән бар.

Ләкин ул вакытта беркем дә үзе турында гына уйламаган, әлбәттә. Ил өчен, халык өчен дип уйлаган. Ә хәзер күпме җир-туфрак, чишмәләр бозылган. Шулай итеп, язучының бүгенге көндә дә уйланырлык әсәрләре бар икән, димәк ул әле яши дигән сүз. Классик исеме дә, халык язучысы дигән исем дә юкка гына бирелмәгән Гариф Ахуновка. Ул бит әле язучылык эше белән бергә “Казан утлары” журналын, соңыннан күп еллар дәвамында Татарстан язучылар берлеген җитәкләгән шәхес тә. Рус теленән күп кенә әсәрләрне, шул исәптән Михаил Шолохов әсәрләрен дә татар теленә Гариф Ахунов тәрҗемә иткән.

Соңгы вакытта мәдәни үзәктә уздырылган, классик язучылар исемен йөрткән татар язучыларының иҗатына багышланган очрашулар язучыларның балалары, оныклары тарафыннан тәкъдим ителә. Алар үзләренең әтиләрен, бабайларын оныттырырга юл куймыйлар. Шул исәптән без Габдрахман Әпсәләмовка багышланган кичә турыда да әйтә алабыз. Мәдәни үзәктә бүгенге көндә иҗат итүче шагыйрьләргә, язучыларга багышланган кичәләр дә еш кына узып тора. Узган елларда Равил Фәйзуллин, Ренат Харис һәм башка шагыйрьләргә багышланган очрашулар да узган иде. "Әле алга таба да андый очрашулар дәвам итәчәк", диделәр мәдәни үзәктә.