Мисбах Сәхәбетдинов 6 ел да 3 айга кырыс шартлы төрмәгә хөкем ителде

Мисбах Сәхәбетдинов

Узган ел Чаллыда табиб Андрей Железновны атып үтерүдә гаепләнгән 86 яшьлек Мисбах Сәхәбетдиновка хөкем карары чыгарылды.

Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Мисбах Сәхәбетдиновны кеше үтерүдә гаепләп 6 ел да 3 айга кырыс шартлы төрмәгә хөкем итте. 21 апрель булган утырышта 86 яшьлек Сәхәбетдиновның соңгы сүзе тыңланды.

"Сугышларда катнашкан әтием 96 яшенә кадәр яшәде. Мин аның кадәр яши алмаячакмын, чөнки империя төрмәсенә хөкем ителдем", диде Сәхәбетдинов үз чыгышында. Утырышка аның туганнары, милли хәрәкәт вәкилләре, журналистлар килгән иде.

Мисбах Сәхәбетдиновка Русия җинаятьләр кодексының дүрт маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән иде, бүген аларның өчесе алынып, кеше үтерү гаепләве генә калдырылды (105нче маддә, 1нче бүлек).

2015 елның декабрендә Чаллыда табиб Андрей Железновны кул таягыннан ясалган коралдан атып үтергән Мисбах Сәхәбетдинов үз гаебен таныды.