Казанда ата-аналар һәм мәктәп җитәкчелеге теләк белдергән мәктәпләрдә укучыларны хәләл ризык белән тукландыру мөмкин булачак.
Яңа уку елыннан Казанда ата-аналар һәм мәктәп җитәкчелеге теләк белдергән мәктәпләрдә укучыларны хәләл ризык белән тукландыру мөмкин булуы турында Казан думасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Хәләл" комитеты шәһәрнең азык-төлек һәм социаль туклану департаментына хәләл ризык җитештерү мөмкинлеге биргән таныклык тапшырган. Әлеге департамент шәһәр оешмаларына, шулай ук мәктәпләр һәм балалар бакчаларына ярымэшләнмәләр (полуфабрикат) әзерли. Сыер һәм тавык итеннән хәләл ярымэшләнмәләр әзерләү бүлеге гомум бүлектән аерылып торачак, дип белдерелә. Департамент хәләл ризыкны һәр җомга җитештерергә җыена. Бу көнне хәләл булмаган ризык әзерләнмәячәк, диелә.
Яңа уку елына кадәр кайсы мәктәпләргә хәләл ризык кирәклеге тикшерелеп исемлек төзеләчәк.