Фаик Таҗиев: "Әйләнәнең түгәрәктән аермасын белмәсәк, бик аяныч"

Your browser doesn’t support HTML5

2 ноябрь Чаллының татар китапханәсендә “Йөрәгеңдә дөрләп учак янса” исемле кичә узды. Журналистлар эшчәнлегенә кагылышлы чара илдәге милли вазгыятькә багышланды. 90нчы елларда Чаллы ТИҮе рәисе булган, бүген 75 яшен тутырган Фаик Таҗиев татар мәнфәгате өчен көрәшү юллары турында сөйләде.