Ник Вуйчичның Казанга килүен күпләр түземсезлек белән көтте. Журналист Марат Шакирҗанов аның “Чикләрсез тормыш” (“Жизнь без границ”) китабын укып бетереп, Никның хатыны белән төшкән фотосын бастырып дөньякүләм танылган кул-аяксыз сүз остасының имзасын алырга әзерләнеп килгән иде. Аның да, Татар-информ агентлыгына шыплап тулган башка журналистларның да Ник Вуйчич белән очрашуга телефон, фотокамералары ярты сәгать алдан кулларында әзер торды. Гадәттә, агентлыкта моның кадәр мәгълүмат чаралары вәкилләрен бары тик мәҗбүри китерелсәләр, зур масштаблы вакыйга булса гына күрергә мөмкин иде.
Билгеләнгән вакыттан 10 минутка соңа калып Ник Вуйчич килде, аны ярдәмчесе күтәреп матбугат чаралары вәкилләре алдына чыгарып утыртты. Татарстан журналистлары өчен бу гадәти булмаган очрашу булса да, кыска тоттылар, бары 25 минут. Монда килгәнче Ник әфәнде Казан мәктәпләренең берсендә булса, матбугат очрашуыннан соң тагын берничә урынга барасы әйтелде.
Беренче сүз итеп Ник Вуйчич аның Татарстан башкаласына килүгә зур өлеш керткән Татарстан эшмәкәре Артем Степановка рәхмәтен белдерде. Казандагы чыгышы өчен акча алмаячагын һәм моннан соң Русиядәге сәфәрләре башка оештыручылар белән үтәчәген әйтте. Чыгышында Татарстан башкаласындагы яшьләрнең проблемнары барлыгына игътибар юнәлтте.
Казанда авырлыклар кичергән яшьләр бик күп
“Казанда авырлыклар кичергән яшьләр бик күп. Минем уйлавымча, бирегә килүем күп яшьләргә файдага булыр. Алар үзләрен ничек бар, шулай кабул итәргә, никадәр гүзәл, камил булуларына төшенергә тиешләр. Беркайчан да җиңелмәсеннәр, һәрвакыт кулларыннан килгәнчә тырышсыннар.
Кыен вакытларда, оялмагыз, ярдәм сорагыз. Мин үзем дә кайчандыр ярдәм сорамаган булсам, хәзерге Ник булмас идем”, диде Вуйчич. Аннан мөмкинлекләре чикле кешеләргә, инвалидларга дөньядагы мөнәсәбәтне сөйләп китте.
“Күп илләрдә булам, төрле хәлләр белән очрашам: кайсында сәламәтлекләре чикле булганнарны кире каксалар, кайсында аларга зур ихтирам белән карыйлар, кабул итәләр. Без, ата-ана буларак та, балаларыбызга үз-үзләрен түбәнәйтмәскә өйрәтергә, үз көчләренә ышанырга өндәргә тиеш. Бигрәк тә бу мөмкинлекләре чикле балаларга кагыла.
Бай илләрдә бушлык, нидер җитми. Хәерче илләрдә бәхетле кешеләр күбрәк
Бай илләрнең төп проблемы нәрсәдә, беләсезме? Аларның бөтен әйберләре бар. Тик барыбер аларда бушлык, нидер җитми. Ә хәерче илләргә барсам, аларның мактанырлык нәрсәсе дә юк, әмма шул илләрдә бәхетле кешеләрне күбрәк очратам”, дип йомгаклады сүзен Ник әфәнде.
Ишек артында аны озатып йөрүчеләр көтте. Алар Татарстан президенты аппаратыннан билгеләнгән иде, аппараттан Ләйлә Фазлыева чит ил кунагына зур игътибар бирергә булган. Дөрес, урамда аны уңайлы, кыйммәтле машина көтмәде, ә инвалидлар өчен җайланган Форд микроавтобусы иде.
Матбугат очрашуы тәмам дип әйтелүгә Ник әфәнденең иптәше белән төшкән фотоны журналист Марат Шакирҗанов йөгереп барып Вуйчич каршына куйды, мөхтәрәм кунак авызына фломастер кабып сурәт артына имзасын куеп йөрәк рәсеме ясады. Берничә журналист кунак белән этә-төртә фотога төшәргә өлгерде.
“Шушындый легендар кешене күрү - бәхет. Матбугат очрашуы була дигәч, бик сөендем”, диде журналист Марат Шакирҗанов.
Мондый бәхетне күпләр теләсә дә, бигрәк тә Татнефть-Арена боз сараена килгән физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, күбесе ала алмады. Дөрес, алар бу чарага бушлай кертелде, башкаларга билет бәясе 500-2200 сум иде. Көнендә 500 сумлык билет 1000 сумлыкка әйләнде.
Your browser doesn’t support HTML5
Татнефть-Арена боз сараенда кичке алтыда башлана дип язылган чарада Ник әфәнде сәхнәгә җиде тулганда гына чыкты. Аны бу көнне Татарстан президенты хатыны хуҗа булган “Лучано” күңел ачу үзәгенә дә алып кереп чыгарга өлгергәннәр иде, бу хакта күңел ачу үзәгенең Инстаграм бите хәбәр итте.
Ник Вуйчич казаннарга сүзен “Мин сезне яратам!” дип башлады. Оештыручылар белдергәнчә, бу мизгелдә аны алты мең кеше тыңлады, видео-фотога төшерде.
“Сезгә җылы каршы алуыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм. Минем өчен Казанда чыгыш ясау зур хөрмәт. Күпләр: “Төшенкелектән ничек чыгасың?” дип сорый. Мин гел: “Һәр көн белән яшәргә кирәк, булганына шөкер итә белергә,” дим.
Менә мин үземнең аягымны авырттыргач, хәрәкәтсез калдым, өч атна йөри дә алмадым”, ди ул. Тиздән улларын, гаиләсен дә үзе белән йөртәчәген, дөнья буйлап яман шеш белән авырып ятучы балалар янына хастаханәләргә йөриячәкләрен әйтте. Улларым яман шешнең ни икәнен күрергә, белергә тиеш, дип ул үз мисалында миһербанлы булу үрнәген күрсәтергә тырышты.
Ник әфәнденең чыгышы озак бармады, сәгать ярым чамасы. Чарада ул халыкка әйткән вәгъдәсен үтәде – ахырдан Казаннан 16 яшьлек бармаксыз пианист Алексей Романов чыгыш ясады.
Очрашу бетсә дә, халык таралышырга ашыкмады, меңләгән кеше Ник әфәнде янына ябырылды. Әмма ул сәхнәдә озак тормады, имзалар таратып, фотога төшеп, кешеләрнең аны кочаклавын көтмәде (гадәттә чараларында меңләгән халык аны кочаклый иде), саубуллашып китеп барды. Моңа карамастан, очрашуда булучыларның фикер уңай калды.
“Ник Вуйчичның чыгышын беренче тапкыр каравым. Аның килүен теләгән идем. Тормышны яңача аңлар өчен кирәкле очрашу булды бу. Күңелләр тулды, хәтта күз яшьләре дә чыга. Аның каравы, күңелләр тынычланып калды. Уйланырга да сәбәп булды. Бәхет турында уйланам. Бәхет, сәламәтлек, якыннар булса – бар да була”, ди Актаныштан килгән Алмаз Нурлыев. “Ник әфәнде белән очрашуны концерт-тамаша белән чагыштырып буламы?” дигән сорауга, “Юк! Бу – чыгыш. Бу тамаша түгел! Казан өчен дә яңа формат”, диде Алмаз.
Мөмкинлеге чикле, таяк белән йөрүче Ринатка да бу очрашу яшәргә дәрт өстәгән, моннан соң тормышны ныграк ярата башлаячагын белдерде.
“Бар нәрсәгә дә позитив карарга кирәк. Ярты юлда тукталып калмыйча, үз мөмкинлекләреңне булдыра алганча җәелдерергә, үстерергә. Яхшылыкка омтылып яшәргә. Иң мөһиме – тормышны сөяргә. Мин тормышны яратам! Без һәрвакыт кешеләргә шатлык өләшеп, файда китереп көн күрергә тиеш. Ник белән якыннан сөйләшсәм шәп булыр иде. Кызганыч, фотога төшеп булмады. Кайчан да бер анысы да булыр әле дип ышанам”, ди Ринат. Ул Ник Вуйчич ешрак килсен иде Казанга дигән теләген дә җиткерде. Аңа чарадан кайтып баручы башка кешеләр дә кушылды. Кайберәүләргә Ник әфәнденең чыгышы кыска, җиңелчәрәк тоелды. Ял көнне танылган сүз остасы гаиләсе янына, АКШка кайтып китте.