Уфада Башкорт республикасының 100 еллыгына багышланган йөреш

Your browser doesn’t support HTML5

29 ноябрьдә Уфа вакыты белән 16:00дә 20ләп активит Уфа үзәгендә Мостай Кәрим һәйкәле янына җыелды. Полиция хезмәткәрләре йөреш башланганчы ук җыелучылардан плакатлар һәм байракларны алып куярга кушты.  Нәтиҗәдә активистлар Ленин паркына юл алды. Ләкин бервакыт "Күк бүре" хәрәкәте рәисе Азат Сәлмәнов байрак күтәрде. Полиция хезмәткәрләре байракны алып куярга кушты, алмаса, берүзе генә әләм белән басып калачак дип кисәтү ясады.