World Press Photo җиңүчеләре

Төп бүләк 2016 елның декабрь ахырында Русия илчесен атып үтерүче сурәтләнгән фотога бирелде. Аны гади бер чараны төшерергә дип килгән Associated Press хәбәрчесе Бурһан Озбиличи төшергән.

"Замана проблемнары" номинациясендә икенче урын. Македониядә качаклар елга кичә. Вадим Гирда фотосы.

"Табигать" номинациясендә беренче урын. Сирәк очрый торган диңгез ташбакасы Тенерифе утравы янында балыкчы ятьмәсенә эләккән. Франсис Перес фотосы.

"Дәвамлы проектлар" номинациясендә беренче урын. Донбасстагы Луһанская шәһәре кешеләре чираттагы һөҗүмнән соң. Валерий Мельников фотосы.

"Дәвамлы проектлар" номинациясендә беренче урын. Донбасстагы сугыш эчендә яшәүче гади кешеләр тормышы. Валерий Мельников фотосы.

"Тормыш" номинациясендә беренче урын. Әфган хатыны Нәҗибә үз туганының Кабулдагы террор һөҗүмендә яраланган баласы белән. Пол Бронштейн фотосы.

"Тормыш - вакыйгалар" номинациясендә җиңүче. Фидел Кастро үлеменнән соң Куба башкаласы Һавананың борынгы районындагы чәчтараш. Томас Мунита фотосы.

"Яңалыклар" номинациясендә икенче урын. Гыйракның Мосул шәһәрен "Ислам дәүләте" исемле сугышчан төркемнән азат итү һөҗүме алдыннан кешеләр шәһәрдән кача. Сергей Пономарев фотосы.

"Дәвамлы проект" номинациясендә икенче урын. Иранда тату ясаучы егет Сииваш тәмәке тарта. Мөселман традицияләре тату ясауны тыя. Хөсәен Фатеми фотосы.

"Кешеләр" номинациясендә беренче урын. Кубада Корея мигрантларының варислары Ольга һәм Аделина Лим-Хи. Майкл Винс Ким фотосы.

"Табигать" номинациясендә икенче урын. Панда яңа туган баласы белән. Эми Виталь фотосы.

"Табигать" номинациясендә өченче урын. Мексикада күбәләкләр. Хайме Рохо фотосы.

"Кешеләр" номинациясендә икенче урын. Испаниянең Аликанте шәһәрендә ел да уза торган "он сугышы". Антонио Джиботта фотосы.

"Яңалыклар" номинациясендә өченче урын. Филиппинда президент наркотикларга каршы рәхимсез сугыш башлаганнан соң шыплап тулган төрмәләрнең берсе. Ноэль Селис фотосы.

"Табиигать - вакыйгалар" номианциясендә беренче урын. "Кыргый Африканы саклау" исемле, хөкүмәттән тыш оешма яраланган хайваннарга ярдәм итә. Күбесенчә мөгезборыннарга ярдәм итәргә туры килә. Брент Стиртон фотосы.

"Табигать" номинациясендә өченче урын. Кыргый сыерлар су эчә. Бу фото читтән таймерга куелган җиһаз белән төшерелгән. Бэнс Мэйт фотосы.

"Замана проблемнары" номинациясендә икенче урын. Бразилия хатыны Зика вирусы сәбәпле микроцифаллия авырулы баланы юындыра. Лало де Альмейда фотосы.

"Яңалыклар" номинациясендә өченче урын. Эритрея качаклары Урта диңгезне кичүче агач көймәдә. Фото төшерелгән вакытта көймәдә 540лап кеше булган. Мэтью Уиллокс фотосы.

"Замана проблемнары" номинациясендә өченче урын. Рио-де-Жанейроның Копакобана бистәсендә сквоттерлар яки йортсызлар яши торган ташландык бина. Питер Бауза фотосы.

"Яңалыклар" номинациясендә икенче урын. Гыйракның төньягындагы Һаммам-әл-Алил шәһәрендә күмәк каберлеккә күмелгән кеше. Сергей Пономарев фотосы.