Акмәчеттә тентүләрне видеога төшереп торган 10 кешене сак астына алганнар

Мустафаевның йортын тентү вакытында

Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе активист Марлен Мустафаевның йортында уздырылган тентүләр уздырганда тоткарлаган ун кешене сак астына алу турында карар чыгарды.

Марлен Мустафаевны Русиядә тыелган Хизб ут-Тәһрир символларын 2014 елның июлендә социаль челтәрләрдә чыгаруда гаеплиләр. 21 февраль иртән аның йортында тентүләр узган иде.

Шул ук көнне полиция Мустафаевны якларга җыелган тагын ун кешене тоткарлады. Алар рөхсәтсез урам җыены уздыруда гаепләнде һәм биш көнгә административ сак астына алынды.

"Хокук саклау оешмаларының әлеге гамәлләрен мин провокация буларак кабул итәм. Мустафаев йорты янында җыелучыларны сез рөхсәтсез каршылык чарасы уздырасыз дип кисәттеләр. Халык кисәтүдән соң тарала башлагач, аларны тоткарлыйлар. Кырым татарлары бер-берсенә ярдәмләшеп яши. Күрәсең, көч оешмалары тентүләр һәм тоткарлауларны социаль челтәрләрдә яктыртып баручыларга басым ясарга уйлаган", ди адвокат Эмиль Курбетдинов.

Кырымда әлеге тоткарлаулар беренче тапкыр гына уздырылмый. Кырымтатарлар яшәгән Богурча (Каменка), Мамак (Строгановка) авылларында, Бахчасарайда тентүләр һәм мәхкәмәләр дәвам итә.