Татарстан премьер-министры Илдар Халиков 3 апрель вазифасыннан китте һәм ул "Татэнерго" ширкәте җитәкчесе итеп билгеләнгән. Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин әлегә хөкүмәт башлыгы вазифаларын башкарачак.
Халиковның китүе республикадагы вазгыятьнең катлаулы чорына туры килде. Татфондбанк һәм Интехбанк кризисы сәбәпле акчаларын ала алмаган мөштәриләр протест чаралары уздыра. Урта һәм кече бизнес вәкилләре дә бу банклар аша эш иткән. Фатирлы булабыз дип акчаларын кертеп алданганнар да, "Платон" системасы аша акча җыюга каршы машина йөртүчеләр дә митингларга чыга. Федераль үзәк 2017 елда дәүләт програмнары аша Татарстанга акча бирми. Мәскәүгә җибәрәсе салым да артты.
Сәяси күзәтүче, "Звезда Поволжья" газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов федераль үзәк басымына каршы торыр өчен Халиковны урыныннан алды һәм премьер-министр итеп үзенә бик тугрылыклы түрәне куячак, бәлки ул Чаллы мэры Наил Мәһдиев булыр дигән фикердә.
"Мәскәүдә дә, Татарстанда да вазгыять кисәк кискенләшә башлады. Халиков күпләгән протест чаралары булганнан соң китте. Бу протестлар илнең сәяси кырына нык тәэсир итте. Хәзер вазгыять узган гасырның 90нчы еллар башын хәтерләтә.
Мәскәү Татфондбанкны тернәкләндерү өчен Миңнехановка акча бирмәде. Бу – сәяси карар иде. Миңнеханов Русия президенты Владимир Путинга шәхсән мөрәҗәгать иткән булырга тиеш. 100 млрд тирәсе – зур сумнар түгел. Республика үзенең икенче дәүләт банкы коткарылыр дип өметләнде. Әмма акча бирелмәде. Бу хәл Миңнехановны шикләндергән булырга тиеш.
Миңнеханов премьер-министр итеп федераль һөҗүмгә каршы торырдай үзенә тугрылыклы һәм саклану тәэмин итәрдәй түрәне куяр дип уйлыйм", ди Әхмәтов.
Рәшит әфәнде фикеренчә, Халиков йомшак җитәкче түгел, әмма инициативасыз һәм билгеле бер кысалардан чыкмый", ди Әхмәтов һәм аның фикеренчә, Халиков Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев даирәсеннән.
Хәзер Шәймиев тә, Миңнеханов та бер көймәдә
"Хәзер мин җитәкчеләрнең кем даирәсеннән булуы артык зур роль уйный дип уйлыйм. Федераль үзәк басымы артканга хәзер Шәймиев тә, Миңнеханов та бер көймәдә. Искә төшерик әле, Миңнеханов төбәкләрдән салымны арттыруга ризасызлык белдергән иде. Бу сәясәт көчәячәк һәм төбәкләргә җиңелгә туры килмәячәк. Миңнехановка басым артыр дип уйлыйм мин. Миңнеханов икътисадка аек акыл белән карый. Аңа чыгымнарның бик зур булуы да, йөзләрчә миллиард сумнарның билгесезлеккә китүе дә, акылга сыймаслык коррупция схемнары да ошамый. Ул федераль үзәктән басым тагын да көчәя барганда каршы тору өчен үз тирәсен ныгыта.
Хәзер төрле фаразлар бар. Кемнәрдер Чаллы мэры Наил Мәһдиев хөкүмәт белән җитәкчелек итәчәк дип әйтә. Кемнәрдер Миңнехановка бик якын кеше булачак ди. Миңнеханов министрлар кабинеты җитәкчесе итеп үзенә тугрылыклы кешене куяр дип уйлыйм мин", ди Әхмәтов.
"Ауропалы Татарстан" сәяси блог җитәкчесе Артур Хаҗиев, Халиковның китүенә карата, ачуы чыккан халык теләгенә ияреп, аерым бер кешенең иманын укыту – Татарстан хакимиятенең ялгышы, дигән фикердә.
"Татарстанда банк кризисы туды, катлаулы вазгыятьтә хакимият проблемны ничек хәл итәсе дип уйлый: мәсьәләне асылына төшеп хәл итәргәме, әллә инде кризис өчен гаепле булган кешегә җәза бирергә дә котылыргамы? Премьер-министр вазифасыннан китәргә тиеш түгел иде, аның бурычы – Татфондбанк белән Интехбанк белән туган мәсьәләне хәл итү.
Хакимият ризасызлык белдергән халыкның ачуын киметер өчен Халиковны корбан итте
Банктан зыян күрүчеләр акчалары кайтарырылыр, мәсьәлә уңай хәл ителер дип өмет итте. Халиковның китүе бу ышанычны киметте. Аны Татарстан премьер-министры вазифасыннан алуны берничек тә мәсьәләне хәл итү дип санап булмый. Хакимият нишләргә белмәде. Күрәсең, ризасызлык белдергән халыкның ачуын киметер өчен Халиковны корбан итәргә булган.
Бу – дәүләт структураларының вазгыятькә дөрес бәя бирә белмәү, дәүләт алып барган сәясәтнең ялгыш адымы. Банк кризисының тискәре нәтиҗәсе – урамнарда узган каршылык җыеннары түгел, ә татарстаннарның дәүләт институтларына, республикага карата ышанычының кимүе. Халык алданда менә гаепле бер кеше бар, ул кәнәфиеннән колак какты, иманын укыттык дип халык алдында аклану дөрес түгел.
Халиковның премьерлыктан китүе – республика хакимияте карары. Минемчә, монда федераль үзәкнең кулы уйнамаган. Мәскәүнең кайбер даирәләре Татарстанда банк кризисын тудыру, аны күпертүдә катнашы бардыр дип чамалыйм. Бу Татарстанны көчсезләндерә, халыкның республикага, аның җитәкчеләренә ышанычын киметә алачагын алар яхшы аңлый", ди Хаҗиев.
Галим Ильяс Илалетдинов Илдар Халиков уңай вакытта китте һәм проблемнан да котылды дип саный.
"Халиков – акыллы кеше, ләкин ул активрак эш итә алса да, Миңнеханов күләгәсендә калды. Аңа активрак булу мөмкинлеген бирмәгәннәр, күрәсең, бары тик техник эшне башкару турында килешү булгандыр. Рөстәм Миңнеханов хуҗалык белән үзе идарә итәргә ярата. Ике ел элек Татфондбанкны коткарырга тотынганда, Халиков әллә ни куанмагандыр. Ләкин "кирәк" диелгән.
Вазгыять хәзер тагын да начаррак һәм сүз бары тик банк кризисы, банклар ябылуы турында түгел, ә Татарстанда һәм хәтта Русиядә тагын да җитдирәк проблемнар турында бара. Аңлы кеше буларак, Халиков дәүләт хезмәтенең аңа бернинди файда китермәячәген аңлагандыр.
У аллга таба шымытыр белән калмас өчен чын капитал булдырачак
Минемчә, Илдар Халиков яңа эш урынын көзен үк эзли башлаган. Ул Татфондбанкта кризис дәрәҗәсен белгән һәм моның ничек тәмамлаганын да чамалаган. Шулай да, күрәсең, банктан ахыргача лицензияне алуны көтәргә мәҗбүр булган. Минемчә, андый килешү дә булгандыр.
Хәзер банк кризисыннан зыян күрүчеләр белән Миңнеханов арасында арадашчы юк булып чыга. Халиков вазифасыннан китте, банк мөштәриләре моны таләп иткән дә кебек. Халиковның максаты хәзер башка. Бу – Татфондбанк мәсьәләсеннән мөмкин кадәр ерагаю һәм алга таба шымытыр белән калмас өчен чын капитал булдыруга ирешү", диде Азатлыкка Илалетдинов.
* * * *
Халиков 2010 елның 22 апреленнән 2017 елның 3 апреленә кадәр премьер-министр булып эшләде. Аңа кадәр, 2006 елның 1 гыйнварыннан Чаллы шәһәре мэры иде.