Европа шурасының баш җитәкче органы саналган Министрлар комитеты 3 май көнне чыгарган бу карар Кырымда һәм Акъярдагы (Севастополь) вазгыятькә карата комплекслы рәвештә чыгарылган беренче карар дип бәяләнде. 11 маддәдән торган бу документның 5нче маддәсе турыдан-туры кырымтатарларга карый.
Кырымтатар халкы Мәҗлесен экстремистик оешма дип таныган карар юкка чыгарылырга тиеш
Карарда “Русия мәхкәмәсенең кырымтатар халкы Мәҗлесен экстремистик оешма дип тануы, аның эшчәнлеген тыюы, Мәҗлес лидерларын Кырымга кертмәү карары кырымтатарларның хокукларын җитди рәвештә боза. Бу карар юкка чыгарылырга тиеш”, диелә.
Европа шурасы Русияне “Кырымда кеше хокукларын үтәргә, бу хокукларны бозуны туктатырга, шул исәптән сүз, җыелышлар, дини иреклекләрне кысуны, дискриминация чараларын, хаксыз тоткарлау, җәзалауларны, шулай ук милли азчылыклар - кырымтатарлар һәм украиннарны - репрессияләүне туктатырга” чакыра.
Шулай ук бу документ җирле һәм халыкара матбугат чаралары, кеше хокукларын яклаучы, дәүләттән тыш оешмалар өчен Кырымда куркынычсыз эшләү шартларын тудырырга, Европа кеше хокуклары конвенциясе стандартлары, принциплары нигезендә сүз, фикер иреклеге тәэмин итәргә, дискриминацияне бетерергә чакыра.
Европа шурасы парламент ассамблеясының вице-президенты Георгий Логвинский (Украина президентының кырымтатар мәсьәләләре буенча вәкаләтле вәкиле Мостафа Җәмилевнең ярдәмчесе булып эшләде), Русия Федерациясе бу карарны үтәүдән баш тартса, Көнбатыш өчен бу Русиягә карата санкцияләрне көчәйтү өчен өстемә бер аргумент була ала, диде.
“Хәзер Мәҗлес әгъзасы булганы өчен эзәрлекләнгән кеше Русия җинаять кодексы нигезендә иректән мәхрүм ителә ала. Моның өчен гаепле булганнар, ягъни Министрлар комитеты кабул иткән документны үтәмәгәннәр, беренчедән, финанс җәза көтә ала, икенчедән, хаксыз иректән мәхрүм иткәннәре өчен гаепле булганнар җинаять җаваплылыгына тартылачак. Бу карар Кырымда кырыс шартларда әсирлектә булган кырымтатарларны яклаучы бер сигнал”, диде Логвинский.
Европа шурасында Украинаның даими вәкиле Дмитрий Кулеба: “Европа шурасы беренче тапкыр кырымтатарларга бәйле махсус карар алды”, диде.
Украинаның тышкы эшләр министры Павел Климкин Европа шурасының карарын "Бу - Русиягә басым ясау өчен тагын бер чара", дип бәяләде.
“Европейская правда” газетасы Европа шурасының карарын "Европа шурасы БМОның Һаагадагы мәхкәмәсе белән юридик яктан бәйле булмаса да, Страсбургта алынган бу карар Украинаның Русиягә каршы барган мәхкәмәсендә дә ярдәм итә ала, чөнки бу мәхкәмә башка халыкара оешмаларның алган карарларына да игътибар итә", дип бәяләде.
Кырым кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров Азатлыкка:
"Бәлки кемдер мондый документларны Русия үтәмәячәк дип уйлыйдыр, ләкин болай уйласак, бернәрсә дә ярдәм итмәячәк дип утырсак, хәлләр тагын авыр булчак. Мондый карарны халыкара оешмалар ала икән, аларның перспективада тәэсире көчәеп барачак. Һәрхәлдә без сак астында булган ике кешебезне - Мустафа Дегирменджи һәм Али Асановны өй сагы астына күчерә алдык. Халыкара оешмалар Кырымдагы хәлләргә карата алган карарлар мондый эшләргә күзгә күренмәгәнчә тәэсир итәлә", диде.
Мәхкәмәдә эше каралган Мәҗлес рәисенең урынбасары Ильми Умеров Азатлыкка:
"Әгәр дә Русия кануннарны үтәгән ил булса иде - Европа шурасының карарларын үтәргә тиеш булыр иде, Мәҗлес белән бәйле җинаять эшләрне ябар иде. Страсбургта алынган карарның Кырымдагы хәлләргә турыдан-туры тәэсире булмастыр, ләкин никадәр күп илләрнең юлбашчылары Кырымдагы хәлләргә мондый фикердә нык торсалар, бәлки Русия дә үзгәрергә мәҗбүр булыр иде", диде.