Мәхкәмә Данис Сәфәргалины сак астында калдыруны өч айга озайтты

Данис Сәфәргали мәхкәмәдән үзен өй сагына җибәрүләрен сораса да, хөкемдар аны өч айга сак астында калдырды.

11 май көнне Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе бер айлык тәнәфестән соң, "Алтын урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргали җинаять эшен карауны дәвам итте.

Дәүләт гаепләүчесе Юрий Алексеев Сәфәргалины сак астында тотуны тагын өч айга озайтуны сорады. Данис Сәфәргали "мәхкәмә барышына берничек тә тәэсир итә алмаячагын" белдереп аны өй сагына җибәрүне үтенде.

Сәфәргали адвокатлары шулай ук дәүләт гаепләүчесенең үтенечен кире кагуны сорадылар. Аерым алганда адвокат Ирина Хрунова Сәфәргалиның алты баласы барлыгын искә төшерде.

"Данис Сәфәргали мәхкәмә барышына тәэсир итә алмый, чөнки гаепләү ягыннан шаһитларның барысыннан да сорау алынды инде. Кешене дәүләт хисабына СИЗОда тотудан файда юк" диде Хрунова.

Ул шулай ук Сәфәргалинең клаустрофобиядән җәфа чигүен искә төшерде һәм иректән мәхрүм итү җәзасын теләсә кайсы башка җәзага алмаштырырга сорады.

Шуңа да карамастан хөкемдар Илдар Салихов Сәфәргалины сак астында калдыруны 21 августа кадәр озайту карарын чыгарды.

Бүген мәхкәмә ике шаһиттан сорау алды. Төштән соң Сәфәргали малаеннан сорау алыначак.