"Чубаровны Кырымга кертү – сәяси мәсьәлә"

Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Киевта

Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Кырымга килергә әзер булуын белдерде. Ул үзенең урынбасары Ахтем Чийгоз өстеннән Кырымда ике елдан артык барган мәхкәмәдә төп шаһит санала. Әмма 2014 елда Чубаровка Кырымга керү биш елга тыелган иде.

Чубаровның аннексияләнгән Кырымга җыенуы мәгълүм булу белән ярымутрауның элекке прокуроры, Русия Думасына киткән Наталья Поклонская Чубаровны да, кырымтатарларның башка җитәкчеләре Лемур Ислямовны да, Мостафа Җәмилевне да көтәбез диде. Кырымның Мәскәүдән куелган башлыгы Сергей Аксенов исә Кырымга карата Украина ягыннан алар оештырган азык-төлек, электр блокадасыннан соң Чубаровны ничек каршыларлар икән дигән шикләнүен белдерде.

Your browser doesn’t support HTML5

Полозов: "Чубаровны Кырымга кертү – сәяси мәсьәлә"

Чийгозны яклаучы адвокат Николай Полозов Чубаровның әлеге ниятләре турында Азатлыкка тулырак мәгълүмат бирде: "Русия җинаять кодексының 456нче мәддәсе нигезендә, чит илдәге шаһиткә кагылгысызлык хокукы бирү каралган. Җинаять кылган, канун бозган булса да, хәтта аңа карата гамәлгә кергән хөкем карары булса да, ул кагылгысызлык хокукына ия була. Ә Чубаровка карата бернинди хөкем карары да юк. Үзе риза булса, аннан сарау алу мөмкин. Дүшәмбе Рефат Чубаров үзенең ризалык белдерүен имзалады.

Ахтем Чийгоз

Канун күзлегеннән Чубаров Чийгоз эшендә хәлиткеч һәм төп шаһит санала. Ул 2014 елның 26 февраль вакыйгаларында катнашты, Кырым Югары Радасында булды, аның рәисе Владимир Константинов һәм бу вакыйгаларда катнашкан башка кешеләр белән очрашты. Барсы да Чубаровка сылтанганда, аннан сорау алмаса, мәхкәмә үз вазифасын үтәми дигән сүз"

Кырым башлыгы Сергей Аксеновның Чубаровны халык ничек каршылар дигән шикләнүен Николай Полозов канунга каршы белдерү дип бәяләде. Аның сүзләренчә, Русия шаһиткә иминлек гарантияли икән, ниндидер провокацияләр йә бирелгән гарантияне бозу канун бозу булачак. Полозов Чубаровны Кырымга кертү-кертмәү мәсьәләсен хөкем процессы кысаларындагы гына түгел, ә сәяси мәсьәлә дип атады.