Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгөзне 19 февральгә кадәр сак астына алу турында карар чыгарды. Аңа "массакүләм тәртипсезлекләр оештыру" (Русия Җинаятьләр кодексы, 212нче матдә 1нче өлеш) гаепләве белдерелә, анда ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
29 гыйнвар көнне Чийгөз тикшерү комитетына сөйләшүгә барудан кире кайтмый. Соңыннан аның кулга алынуы турында Русия тикшерү комитеты вәкиле Сергей Маркиннан белдерүе чыга.
Чийгөзне гаепләү 2014 елның 26 февралендә булган урам җыенында "халыкны тәртипсезлекләргә өндәү чакыруы" нигезендә корылган. Кырым Югары радасы каршында Мәҗлес вәкилләре Кырым аннексиясенә каршы урам җыены уздырган иде. Февральдә Кырым әле Русиягә кермәгән иде.
Җомга көнне Чийгөзнең Бакчасарайдагы өенә ФСБ тентү белән килде. Иртәнге җиде тулганда башланган тикшерү вакытында Чийгөзнең хатыны Эльмира ханымга гына өйдә калырга рөхсәт ителгән. Чийгөзнең өеннән компьютер техникасын алып чыканнар.
Әхтәм Чийгөз узган ел берничә тапкыр Татарстанга килде. Ул Кырымтатар халкы мәҗлесе һәм Дөнья татар конгрессының 2018 елга кадәр исәпләнгән хезмәттәшлек килешүен имзалауда катнашты.
Аңа кадәр 25-29 апрельдә Казан сәфәре вакытында Кырымтатар мәҗлесе вәкилләре төркемен Чийгоз җитәкләде.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда да Кырым ягыннан сөйләшүне ул алып барды.
Миңнеханов алар белән беренче көнне үк очрашкан иде. Ул делегацияне сәламләп Татарстан җитәкчелегенең кырымтатарларга булышырга тәләгәнен белдерде.
Менә хәзер Чийгөзгә ярдәм кирәк булганда, Татарстан берни дәшми. Татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Азатлыкка әлеге хәлне “коточкыч” дип бәяләде.
“Әмма ниндидер аңлатма бирергә мөмкинлегем юк. Кызганыч”, диде ул.