Кояш" газеты Казанда 1912 елның 10 декабреннән 1918 елның 29 мартына кадәр нәшер ителгән көндәлек басма. Баш мөхәррире - Зәкәрия Садретдинов, соңрак Г.Ногайбәков була. Газет XX гасыр башында татар китабын нәшер итеп сатучы иң эре сәүдә оешмасы хуҗалары, данлыклы бертуган Кәримовлар акчаларына чыга.
"Кояш" газеты, Казан
26 сентябрь 1917 ел (№1165)
Казан өязе земствосына
Казан өязендәге мөселман авылларында лекция сөйләп йөрү өчен дүрт лектор (хатыйб) кирәк. Вазифа айга 150 сум. Авылларда йөрү земство хисабыннан. Тәгаен кылынырга теләп, гариза бирүчеләрнең мәгълүматлары дәрелмөгалләмин бетергәннән дә ким булмавы шарт. Гаризалар өяз земствосы хозурындагы мөселманнар арасында мәгариф тарату шагъбәсендә түбәндәге адреска кабул ителә: Казань, уездная земская управа, отдел народ. образов. мусульман.
Казан корылтае рәисенең хәрәкәтенә протест
Казан вилаяте Милли шура идарәсе әгъзаларына җибәргән повесткалары соң күндерелеп (җибәрелеп) ирешмәгәнгә булырга кирәк, шура мәҗлесенә әгъзалар аз килгән иде. Корылтайның беренче җыелышы вакытында Корылтайның корымы (ләзем кадәр кеше булуы) хакында бер генә төрле дә карары булмаса да, килгән 26 гына әгъза кафи (җитәрлек) булмаячагы мәгълүм булса да, бу мәсьәлә бер дә артык тикшерелмәенчә, мәҗлес башланды. Ләкин мәҗлестә Корылтайның шанына лаек гомуми тигез, тугры һәм яшерен сайлаулар белән сайланган бер мөәссәнең (оешманың) газәмәтенә муафикъ (карарына туры килә торган) булмаган бер эш булды: идарә мәҗлесенең карарыннан башка идарә рәисенең шундый бер партиясез милли мөәссәгә (милли корылтай мәҗлесенә) чын партиягә мәнсүб (бик яхшы туры килгән) рус, керәшен, чуаш һәм мөселман, христиан депутатлар советы әгъзаларын көндәлек вәгъдә кылып, чакырып тавышка малик иттереп, Корылтайны кечерәйтү кеби эш булды. Шуларның (егермедән артык кеше) тавышлары васитасы илә (бәйле) милләтемезнең олуглыгын Казан вилаяте иске хуҗалары булган без, татар мөселманнарны кечерәйтеп, башка милләтләр белән бергә кушылып, списыкка чыгарырга карар бирелде.
Менә шушы эшкә без, Корылтайның егерме ике мөселманына аерым список чыгару тарафында булган әгъзалары, чын күңелемездән протест ясыймыз, милләтемезне тәхкыйрь итәрлек мондый эштә үземезнең тавышымызны ишеттерми кала алмыйбыз.
Чөнки бөтен Русия мөселманнарының 2нче съездының карары аерым список чыгару иде, бу карар безнең һәрберемезгә мөкатдәс вә изге карардыр. Менә шул сәбәпләрдән без – 22 корылтай әгъзалары – аерым список чыгаруны мөкаддәс бурычымыз дип белгәнгә, рус, чирмеш, чуашларга аерым-аерым мөселман списогы чыгарачакмыз, милләтемезнең (Русия мөселманнарының гомуми 2нче съездының) бөек карарын җиренә җиткерәчәкмез.
Казан вилаяте корылтае әгъзалары: Зәки Бакыев, Газиз Габдуллин, Галиаскар Гыйзәтуллин, Мөнир Халидов, Мөхәммәдхәлил Солтанбәков, Галим Гатауллин, имам Шиһабетдин Габдрахманов, имам Әхмәдхәсән мела Габденафыйк угълы, Мөхәммәдгали Вәлитов, Борһан Арсланов, Садретдин Максудов, Мөхәммәд Галиев, Гыйлметдин Шәрәф, Габдулла Рашидов, Гайнулла Гыйздуллин вә башкалар.
Тимер юллар забастовкасы
24 сентябрь көненнән Русия тимер юлларында забастовка игълан ителде. Бөтен Русия тимер юлчылары съезды тарафыннан кабул ителгән таләбнәмә вә вакытлы хөкүмәт тарафыннан җиренә җиткерелмәүне сылтау итеп, тимер юлчылар союзы забастовка игълан итәргә карар биргән һәм шул хакта чыгарылган хитабнамәләрендә “забастовканың бөтен мәсъүлияте хөкүмәт өстенә төшәчәк” диелгән.
Беренче мөхәррәм көнен онытмаңыз – беренче мөхәррәмдә (4 октябрь) Русиянең һәммә җирендә мөселман хәрби шурасы файдасына иганә җыелачак. Рәсемләр, ачык хатлар вә башка галәмәтләр сатылачак. Шул көнне исеңездә тотыңыз, кыйлачак иганәләреңезне хәзерләп куеңыз!
Аш осталыгы курслары
Шумкованың һөнәр мәктәбе хозурында һәртөрле ашлар хәзерләргә өйрәтә торган курслар ачылды. Өйрәнергә теләүчеләр сәгать 10нан 3кә кадәр мөрәҗәгать итсеннәр. Адрес: Большая Красная урамында Шумкованың профессиональ мәктәбе.
Гарәп имласыннан кирил имласына Эльза Нәбиуллина күчерде