Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе хәбәренчә, май табы Иделнең 1310нчы чакрымында табылган. РИА "Новости" мәгълүматына караганда, май табының өслеге 20 метрга 500 метр тәшкил иткән. Ә Татарстан экология министрлыгы, әлеге мәйдан 60 дүрткел метр иде, дип белдерә.
Май аккан мәйдан махсус сорбент белән эшкәртелгән. Майның Казанны эчәр су белән тәэмин итүче су алу корылмасына эләгү куркынычы юк, диелә. Хәзерге вакытта май табының Иделгә ничек эләгүен ачыклыйлар.
Татарстан экология министрлыгы лабораториясе су үрнәкләрен алып тикшереп тора.
Пәнҗешәмбе моңа охшаш тап Иделдә Саратов өлкәсенең Балаково шәһәре тирәсендә табылган иде. Ул елга портында төзәтү эшләренә тукталган корабларның ягулыкларын суга агызудан барлыкка килгән булырга мөмкин, дип белдерелде.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.