"Татаркино"ның онлайн-кинотеатры бүлеге татар фильмнары тәкъдим итә

"Бибинур" фильмында Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова

Тиздән Татарстанда төшерелгән барлык фильмнарны да онлайн карап булачак. "Татаркино"ның онлайн-кинотеатры бүлегенә әлегә "Бибинур", "Күктау" һәм "Югалту" фильмнары куелган.

Тиздән Татарстанда төшерелгән барлык фильмнарны да онлайн карап булачак. Бу турыда "Татаркино" мөдире Миләүшә Айтуганова үзе җитәкләгән оешманың һәм Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең яңа сайтларын тәкъдим итү чарасында сөйләде.

Әлегә "Татаркино"ның онлайн-кинотеатры бүлегенә бары өч фильм гына куелган. Алар – "Бибинур", "Күктау" һәм "Югалту".

Айтуганова әйтүенчә, фильмнарны караган өчен түләү кирәк түгел. Алга таба ниндидер зур булмаган күләмдә түләү дә кертелергә мөмкин. Бу бары авторлык хокуклары шуны таләп иткән очракларга гына кагыла.

Журналистлар белән очрашу вакытында Айтуганова узып баручы елның нәтиҗәләре һәм киләчәктә ниләр эшләргә ниятләүләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, киләсе елга "Татаркино" Дөнья татар конгрессы белән берлектә татар фильмнарын Русиянең татарлар күпләп яши торган төбәкләрендә һәм чит илләрдә күрсәтергә ниятлиләр.

Киләсе елның март ахырында Казанда "Төрки кино атнасы" уздыру да планлаштырыла.

"Татаркино" һәм Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең яңа сайтлары элегә рус телендә, сынап карау режимында эшли. Киләчәктә сайтлардагы мәгълүматның татарча һәм инглизчә дә тәкъдим ителәчәге белдерелде әлеге матбугат очрашуында.

Яшь режиссер, халыкара кино фестивальләре лауреаты Илшат Рәхимбай 11 ноябрь Германиянең Лейпциг шәһәрендә "Күзалла", "Ышанмыйм" һәм башка фильмнар тәкъдим итте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.