Мәхкәмә ТИҮ шикаятен тикшерүнең дәвамын 25 гыйнварга билгеләде

Your browser doesn’t support HTML5

10 гыйнвар Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә Татарстан прокуратурасының Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгендә (ТИҮ) "экстремистик эшчәнлекне булдырмау турында" кисәтүе белән бәйле эшне карау башланды. ТИҮ шикаятен мәхкәмәдә карау 25 гыйнварга күчерелде. Моны прокуратура кисәтүенә ясалган лингвистик экспертизаның оригиналы килеп җитмәү белән аңлаттылар.