Миңнеханов федераль үзәкне төбәк җитәкчеләренә ышанырга чакырды

Рөстәм Миңнеханов Гайдар форумында

Мәскәүдә узган Гайдар форумында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясап, федераль үзәк һәм регионнар арасындагы финанс мөнәсәбәтләрендә бернәрсәне дә үзгәртмәүне сорады.

Русия икътисадына багышланган Гайдар форумында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов янә федераль үзәкнең керемгә 1 процент салымны үзенә алуы турында чыгыш ясады. "Бездән керемгә 1 процент салымны алдылар, яхшы эш өчен бераз акча бирделәр, анысы өчен рәхмәт, әлбәттә. Ләкин бу алган акчаларның 30%-ын гына тәшкил итә", диде Миңнеханов.

Миңнеханов әлеге фикер алышуда катнашкан финанс министры Антон Силуановны аңлавын әйтсә дә, төбәкләрдә "үсеш, эш урыннары булдыру, ширкәтләрнең нәтиҗәлелеген арттыру мотивациясе булмаячак", дип белдерде. "Моның мәгънәсе нинди?", дип сорады президент Русия финанс министрыннан.

Үзәк белән төбәкләр арасында вәкаләтләр бүлешү мәсьәләсендә Миңнеханов федераль хакимиятне Русия төбәкләренә ышанырга чакырды. "Ышаныгыз. Нидән куркасыз? Әгәр төбәк җитәкчесе бу йөкләмәне үтәми икән, аны алыштырыгыз, ышану булмауны күрсәтегез. Ләкин мондый зур ил белән Мәскәүдән ничек идарә итеп була? Сездә төбәк җитәкчеләре бар, аларга ышанырга кирәк", ди Миңнеханов.

Федераль үзәк һәм регионнар арасында финанс мөнәсәбәтләренә килгәндә, Татарстан президенты берни үзгәртмәскә чакырды. "Минем үтенечем - биш ел бернигә дә тимәгез. Куйдыгыз икән - биш ел эшлик. Биш ел. Һәм мин күпме керем эшли алуыбызны аңлармын. Сез карар кабул итәсез, тик бу безнең керемебез. Ник андый карар кабул итәсез?", дип мөрәҗәгать итте ул.

2016 елның азагында Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең алга киткән төбәкләргә төрле програмнар өчен федераль субсидияләр бүлүдән баш тартырга җыенуына кискен тәнкыйть белдергән иде. 2017 елгы Гайдар җыенында да төбәкләргә субсидияләрне башкаларның дотациясен кисеп түгел, ә федераль казнаны баету юлы белән бирергә кирәк, дип кискен тәнкыйть белән чыккан иде.