Казакъстанда автобуста янгын чыгып 52 кеше һәлак булган

Казакъстанның Актүбә өлкәсендә ут капкан автобус

Казакъстанның көнбатышында автобуста янгын чыгу нәтиҗәсендә 52 кеше һәлак булган, биш кеше исән калган.

Фаҗига җирле вакыт белән иртәнге 11нче яртыда Актүбә өләксендәге Калыбай авылы янында була. "Икарус" автобусы Самара-Шымкент юлының 1068нче чакрымында барган җирдән яна башлый, дип хәбәр ителә.

Автобуста 55 юлчы һәм ике йөртүче була. Бары тик биш кенә кеше чыгып котыла, калганнары янып үлә. Янгынның сәбәпләре билгеле түгел.

Nur. kz мәгълүматына караганда, һәлак булучыларның барысы да Үзбәкстан ватандашлары булган.