Татарстан казнасы акчалары кая китә?

Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин (у) һәм Казан мэры Илсур Метшин шәһәрнең 16нчы хастаханәсендә

1 февраль Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында тентү узды. Министр урынбасары Елена Шишмарева Тикшерү комитетына сорау алырга чакырылган. Тикшерү бюджет акчаларын урлау эше нигезендә бара дип хәбәр итте "Реальное время" үз чыганакларына таянып. "Idel.Реалии" бер мисалда Сәламәтлек саклау министрлыгындагы ихтимал тәртип бозуларны өйрәнде.

2018 елның 20-27 гыйнварында Татарстан хакимиятләре Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм аңа караган оешмаларның җитәкче вазифаларда эшләүче 19 хезмәткәрен сәламәтлек саклау системында идарә итәргә өйрәнү өчен Сингапурга җибәрде. Бу мәгълүматны дәүләт бәйгеләре сайтында табарга мөмкин. Заказ бирүче булып Татарстанның Мәгарифне үстерү институты, ә башкаручы булып КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе тора.

Стажировка 40 академик сәгать тәшкил иткән. Аңа лекцияләр һәм практик дәресләр кергән. Түрәләрнең мондый сәяхәте казнага 10 млн сумнан артыкка төшкән. Килешү нигезендә уку 8 миллион сум тәшкил иткән. Ике миллион сумы Казаннан Сингапурга һәм кирегә очуны да кертеп, өстәмә хезмәтләр өчен бүленгән.

"Idel.Реалии" бер сайтта билетлар бәясен санап карады. Ничек кенә санасаң да, бер миллион сумга сыешып булыр иде. Санаганда әле гадәттә зур төркем өчен карала торган ташламалар исәпкә алынмады. Тагын бер миллионы кая киткәне сер булып кала.

Түрәләрнең медицина иминиятенә 117 мең сумнан артык акча киткән. Бер кешегә 6 мең сумнан артык дигән сүз бу. Без илнең зур иминият ширкәтләренең берсендә Сингапурда җиде көн яшәү өчен медицина иминияте күпмегә төшәчәген санап карадык. Иң кыйммәтле вариантны сайлаган очракта да 2 мең сумнан артмый. Татарстан түрәләре сәламәтлекләрен кайда иминиятләштерде икән дигән сорау туа.

НӘРСӘ ӨЙРӘНГӘННӘР?

Белем бирү програмының эчтәлеге дә аның бәясе кебек гаҗәпләндерерлек. Әйтелгәнчә, ул 8 миллион сумнан артып китә. Килешүгә аңлатмада түрәләрнең Сингапурга баргач өйрәнгән сабакларның исемлеге бирелә. “Лидерлык турында диалог” дип исемләнгән ике сәгатьлек тренинг кына да ни тора. Ә “Култык буендагы бакча” паркындагы практик дәрес? Бу парк ял итү өчен бик матур урын, ягъни туристлар йөри торган һәм җирле халык иртәләрен йөгерә торган истәлекле урыннарның берсе. Татарстан вәкилләренең ике сәгать дәвамында анда нәрсә укулары сер булып кала.

Програмда лекцияләрнең берүк төрле булуы күзгә ташлана. Мисал өчен анда “Сәламәтлек саклау өлкәсендә Сингапур республикасы сәясәте”, “Сингапур республикасында сәламәтлек саклау системасында проектлар белән идарә итү”, “Сингапур республикасы сәламәтлек саклау системасын тәкъдим итү”. Болар 40 сәгатьне тутыру өчен уйлап чыгарылган лекцияләр дигән хис туа.

СИНГАПУРДАН ӨЙРӘНЕП БУЛА

Легатум тикшеренү институты рейтингында сәламәтлек саклау өлкәсендә Сингапур дөньяда икенче урында. Әлеге исемлек өч күрсәткечтән чыгып эшләнгән: милләтнең физик һәм психолоик сәламәтлеге, сәламәтлек саклау өлкәсе инфраструктурасының тәэмин ителеше, профилактик дәвалану мөмкинлеге. 16 иң яхшы дәүләт арасында Сингапур икенче урында. Ул Люксембургтан гына калышып, Германия, Франция, Бельгия, Израил, Швейцария кебек илләрне узып китә.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы рейтингында Сингапур иң яхшы сәламәтлек саклау системалы илләр арасында алтынчы урынны алып тора. Исемлек башында Франция. Русия 130нчы урында. Шуңа Русия түрәләрен Сингапурда укыту бер яктан урынлы күренә. Әмма дәүләт бәйгеләре сайтындагы ​сметалардагы кайбер саннар гына шик тудыра. Ни дисәң дә, дөньядагы коррупция индексы исемлегендә Русия 131нче урында, Сингапур җиденче урында тора.

* * * *

Соңгы елларда Татарстан вәкилләре Сингапурга еш йөреде. Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтенең тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән анда депутатлар, район башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, укытучылар, төрле дәрәҗәдә түрәләр даими сәфәрләр кылды.