Сишәмбе татарстаннар Сингапурның инвестиция корпорациясе башлыгы Тонни Тан белән очрашты. Биредә илнең мәгариф системасы турында сүз барган. Миңнеханов сүзләренчә, Сингапур тәҗрибәсен алар республика мәгариф тармагында да кулланачак.
Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов Franklin Templeton инвестиция ширкәте башлыгы Марк Мебиус белән дә очрашкан. Форум кысаларында узган бер чарада Мебиус дөнья финанс системасы турында чыгыш ясаган.
Мәгариф тармагында татарстаннар Сингапурның Ли Куан Ю исемендәге дәүләт сәясәте мәктәбе җитәкчелеге белән алдагы хезмәттәшлек турында да килешү имзалаган.
Кунакларны каршы алып мәктәпнең деканы Кишоре Мабубани үзара хезмәттәшлекне хуплавын әйткән. Аның сүзләренчә, мәктәп 2004 елда гына оешса да, инде дөньякүләм танылу яулаган. Бүген биредә 52 илдән 300 студент белем ала.
Дүшәмбе исә, Татарстан белән Сингапур, электрон хөкүмәт тармагында хезмәттәшлек алып бару турында килешкән иде.
Дөрес, Сингапурда үз эшеңне ачу, аны теркәү, халыкара дәрәҗәгә чыгару эшләре, Татарстандагыга караганда күпкә җайлырак башкарыла. Чөнки биредә әлеге тармакта эш инде 80 елларда башланган.
Русияләрнең дә сингапурлар алдында күрсәтерлек уңышлары булды. Алар форумда Татарстан мисалында “Электронный регион России” проектын тәкъдим итте. Билгеле булганча, республикада 2006 елдан электрон хөкүмәт проектын гамәлгә ашыру эше бара. Әмма әлегә ул Сингапурныкыннан күпкә саерак. Мәсәлән, аның аша фатир өчен түләргә, чит ил паспортын ясатырга була. Шуңа күрә дә Татарстан җитәкчелеге әле республикага Сингапурдан өйрәнерлек нәрсәләр бик күп, ди.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзер Татарстан Сингапур элек узган юлдан бара. “Форум вакытында без бик файдалы эшләдек”, ди премьер-министр.
Шулай ук дүшәмбе татарстаннар Сингапурның дәүләт хезмәте көллияте белән килешү имзалаган. Алдан ясалган килешүләр нигезендә быел, әлеге уку йортында 20 татарстанлы белем ала башлаган инде.