АКШка карата чикләүләр турындагы канун өлгесен Русия думасы 15 майда караячак

Русия думасы

Русия думасы АКШка карата яңа чикләүләр кертү турында канун өлгесен 15 майда карый башлаячак.

Бу хакта Интерфакс хәбәр итә. Депутатлар канун өлгесе өчен беренче укылышта тавыш бирәчәк диелә.

Узган җомга Русия думасына "АКШның һәм башка чит дәүләтләрнең дустанә булмаган гамәлләренә каршы тору турындагы" канун өлгесе кертелгән иде. Документ Кушма Штатлардан һәм башка дус булмаган илләрдән Русиягә авыл хуҗалыгы тауарлары, чимал, азык-төлек, хәмер, тәмәке һәм Русия аналогы булган дарулар кертүне чикли.

Моннан тыш чикләүләр чит дәүләт өлеше 25 проценттан арткан консалтинг һәм аудитор ширкәтләренә карата дә кертелергә мөмкин.