Кумыклар милли телләрне ихтыяри укыту кануны өлгесенә каршы чыкты

Кумык әләмнәре

Кумык активистлары милли телләрне ихтыяри укыту кануны өлгесен кире кагуны сорап Русия җитәкчелегенә хат язган. Алар кумык телендә сөйләшүчеләрнең елдан-ел кимүен белдерә, яңа канун хәлләрне кискенләштерәчәк дип саный.

"Бизин тил" җәмгыяте әгъзалары Русиядә яшәүче башка этник төркемнәргә теләктәшлек белдереп, ил президентына, парламентның ике пулаты рәисләренә мөрәҗәгать язган. Активистлар милли телләрне ихтыяри укыту турындагы канун өлгесен кире кагуны сорый дип яза Idel.Реалии.

Алар соңгы вакытта кумык телендә сөйләшүчеләр саны кимүгә борчылу белдерә. Соңгы ике җанисәп нәтиҗәләренә караганда, кумык телендә сөйләшүчеләр саны Дагыстанда гына да 63 мең кешегә кимегән.

Кумыклар Төньяк Кавказда иң күпсанлы төрки телле халык санала.

Элегрәк мондый мөрәҗәгатьәр белән Карачай-Чиркәс, Кабарда-Балкар, Төньяк Осетия, Башкортстан вәкилләре чыккан иде.

25 апрель Татарстан Дәүләт шурасы Русиядә республикаларның милли телләрен мәктәпләрдә укытуны ихтыярига калдыруга каршы чыкты.

Әлегә кадәр бары тик "Мари Ушем" иҗтимагый оешмасы вәкиле Василий Петров кына үзгәрешләрне хуплап чыгыш ясады. Ул Idel.Реалиига канун өлгесен хуплыйм дип белдергән.