Уфада Русиянең милли киемнәр рекорды куелды

Чара ахырында "Русия рекордлар китабы" мөхәррире Станислав Коненко (уртада) Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйковага (сулда) рекорд турында таныклык тапшырды. Мәдәният минстры үзе дә милли киемдә иде. Чараны алып баручы (уңда) ике яшьлек Рамазанны да күтәреп торды.

9 июнь Уфа милли киемнәрдә кулга-кул тотынып әйлән-бәйлән башкаруда Русия рекорды куйды.