Нью-Йорк Сабантуенда штат депутаты да катнашты

Нью-Йорк татарлары Майкл Фицпатрик белән (сулдан өченче)

24 июнь Нью-Йорк янындагы Эйзенхауэр паркында татарлар Сабантуйны бәйрәм итте. Быелгы бәйрәмгә Нью-Йорк штаты ассамблеясы депутаты Майкл Фицпатрик та килгән иде.

Бәйрәм Нью-Йорк татарлары берләшмәсе вәкиле Илдар Агишның сәламләү сүзе белән башланды. Соңрак Татарстанның Нью-Йорктагы рәсми сәүдә вәкиле Татарстан президентының котлау хатын укыды.

Нью-Йорк штаты ассамблеясы әгъзасы Майкл Фицпатрик та чыгыш ясады. Ул Русиягә рәсми сәфәрләре вакытында ике тапкыр Казанда булуы турында сөйләде. "Татар халкы, мәдәнияте белән таныштым, бик яраттым. Татарлардан да җылырак кешеләр юктыр", диде ул.

Your browser doesn’t support HTML5

Нью-Йорк татарлары Сабантуйны бәйрәм итте

Милли бәйрәмнең күңел ачу өлеше күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән башланды. Аннан соң капчык белән сикерү, көянтә-чиләк белән су ташу, аркан тартышу кебек уеннар оештырылды.

Бәйрәмне танылган тамада Илмир Әхмәтҗанов алып барды.

Бу юлы Сабантуйда Казаннан килгән артистлар юк иде. Концертта Америкада яшәүче яки кунакка килгән үзешчәннәр катнашты. Милли бәйрәмдә 200ләп кеше күңел ачты.

Нью-йорк татар берләшмәсе былтыр 90 еллыгын үткәрде. Шәһәрнең татар милли хәрәкәте ветераны Саидә Хаҗи әйткәнчә, Нью-Йорк татарлары Сабантуйны 1961 елдан бирле үткәреп килә.

Бәйрәмгә шулай ук Флорида татарлары оешмасы вәкиле, Пенсильвания, Коннектикут һәм башка штатлардан татарлар килгән иде.