Татарстаннан беренче төркем хаҗга китте
Your browser doesn’t support HTML5
5 августта Татарстаннан 49 кешелек беренче төркем Казан-Мәскәү-Дубай юлы белән хаҗга китте. 135 мең сумлык "Хаҗ-эконом" юлламасы белән сәфәргә чыккан мөселманнар Азатлыкка хаҗда гаиләләре белән беррәттән Татарстан һәм татар милләте өчен дә дога кылачакларын әйтте. Хаҗилар 5 сентябрь кайтачак.