Әлфия Айдарская: "Бер өмет тә калмады"

Your browser doesn’t support HTML5

Мәшһүр композитор Сара Садыйкованың кызы 93 яшьлек Әлфия Айдарская ел саен диярлек әнисенең җырларыннан һәм истәлекләрдән торган китап чыгара. Үзе исән чагында Сара ханымның кабер ташын яңарту турында уйлый. Әнисе истәлегенә куеласы һәйкәл, җыр фестивале, музейның булачагына ул инде өметен өзгән.