Cәйдәш аланына килүчеләр бу бәйрәмнең сүнә баруына зарлана

Your browser doesn’t support HTML5

Заманында Камал театрының ул чактагы җитәкчесе Шамил Закиров тырышлыгы белән башланып киткән Сәйдәш аланы дигән сәнгать бәйрәме үсүдәме, әллә сүнә барамы? 18нче тапкыр үткәрелгән чараны республика чаралары исемлегенә кертелсә дә, аны Камал театры гына яшәтә дигән хис калды. Театрның ике автобусына артистлар, сәхнә киемнәре, азык-төлек һәм баштан ук урын алып куйган берничә кеше урнашты. Шуның белән вәссәләм. Баштагы еллардагы кебек пароходларда бару да, өстәмә автобуслар бирү дә юк. Сәйдәш аланына даими йөрүчеләр програмда да яңалык юк диделәр.