"Иреккә иртәрәк чыга алмасын өчен Данисны кырыс шартлы баракка күчерделәр"

Данис Сәфәргали

"Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе, Киров-Чепецкиның бишенче санлы колониясендә тотылучы Данис Сәфәргали кырыс шартлы баракка күчерелгән. Аның хатыны әйтүенчә, төймәсен эләктермәү кебек вак-төяктән дә гаеп табып шуларны язып барганнар һәм әлеге "тәртип бозу"ларның саны унга җитүгә Данисны баракка күчергәннәр.

"Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе, өч ел колониягә хөкем ителгән Данис Сәфәргали кырыс шартлы баракка күчерелгән. Бу Сәфәргалигә колониядән вакытыннан алдан чыгуны чикли. Аның хатыны Гүзәл Сәфәргали Азатлыкка әйтүенчә, бу махсус шуның өчен эшләнгән.

"Хәзер бит 72нче маддә нигезендә үзгәрешләр керде, тикшерү изоляторында бер көн утырганны көн ярым дип санатып колониядән алдарак чыгарга була. Менә иртәрәк чыга алмасын өчен аны кырыс шартлы баракка яптылар. Шулай ук Данис хәзер колониядән вакытыннан алдарак чыгуны сорап та гариза бирә алмый. Кырыс шартлы режимда утыручыларга бу маддә кагылмый. Андыйларга амнистия дә каралмаган.

Гүзәл Сәфәргали иренең мәхкәмәсендә

Дымлы, ярымподвал бинасында утыра. Әгәр элек урамга чыга алса, монда барысы да ябык. Адвокат узган атнда барган иде, барысына да бәйләнәләр ди. Имеш төймә төймәләнмәгән, күлмәгең бөкләнгән, ятагың матур җәелмәгән һәм башкалар. Кыскасы бәйләнер өчен төрле сәбәпләр табалар", ди Гүзәл ханым.

Аның әйтүенчә, колониягә утыртылганнан бирле Данис 20 килограммга ябыккан. Ул штраф изоляторга гаделсез ябылуга каршылык белдереп ике атна ачлык тоткан. Ачлыкны туктатканнан соң аны дәвалануга салганнар.

"Аяклары авырта, шуңа дәвалауны сорадык. Анда аны ике атна карантинда тоттылар. Салкын камерада утырып чыкты. Без дәвалауны сорап язган гаризабызны кире алырга булдык, әмма безне тыңлаучы булмады.

Мин килгәндә алар аны күз буяу өчен палатага чыгарды. Имеш, барысы да әйбәт дип күрсәтмәкче булдылар. Икенче көнне адвокат килгәндә шулай ук барысы да яхшы иде. Аннары инде без киткәч үк чираттагы гаепне табып ШИЗОга яптылар. Кыскасы, ике көн генә дәвалануда булып калды.

Данис 20 килограммга ябыкты

Дәвалану бүлеге җитәкчесе аның янына кереп “син бит экстремист, качарга мөмкинсең, ипиеңне безгә бир” дип, ашамасын өчен, ипиен тартып алганнар. Ачлык тотканда махсус янына ботка китереп куеп көлеп күзәтеп торганнар. Провокация белән шөгыльләнгәннәр. Мин килгәч, барысы да әйбәт дип күрсәттеләр.

Менә хәзер озак вакытлы күрешү өчен ике кечкенә бала белән аның янына барырга җыенам. Кертерләрме, юкмы, белмим. Бу кырыс шартлы баракта өч айга түгел дүрт айга бер генә күрешергә ярый икән. Августта барырга тиеш идек, инде баракка япкач сентябрьгә кичектерелде”, ди Гүзәл Сәфәргали".

Бу елның март аенда Даниска "качарга мөмкин" дигәнне аңлатучы кызыл тамга биргәннәр иде, аңа кадәр берничә ай элек кенә зәңгәр тамга бирелүгә зарланды. Ягъни Казан СИЗОсыннан Данис экстремистик әдәбият кулланган дигән характеристика язып җибәргән булганнар. Гүзәл ханым әйтүенчә, алар бу ике тамганы да мәхкәмәгә шикаять иткән, әмма уңышка ирешә алмаганнар.

"Бик күп гаделсезлекләр булды. Барысы да аңа күз йома", ди ул.

Бу темага: Русиядә "экстремизм" өчен хөкем ителүчеләр саны дүрт тапкыр арткан

Гүзәл ханым элегрәк тә, Русия мәхкәмәләренә ышаныч юк дип, Данисның хөкем ителүен Европа мәхкәмәсенә шикаять итүләрен әйткән иде. Колония идарәсе Данис Сәфәргали янына адвокатның даими йөрүенә дә канәгатьсезлеген белдерә.

Колония идарәсенә адвокат яллавыбыз ошамый

"Ул бик кыйммәт ала, сезгә андый адвокат нәрсәгә дип әйтәләр. Адвокаттан баш тартыгыз диләр. Адвокатның Данис янына еш йөрүе аларга ошамый. Нәрсәдер язганны яратмыйлар. Алар сине мыскыл иткәндә син кул кушырып тик утырырга тиеш икән", ди Гүзәл ханым.

Бу темага: Татар-башкортның хәзерге диссидентлары

Элегрәк Данис Сәфәргали колония хезмәткәрен үзенә кул күтәрүдә гаепләгән иде. Хәл бер төркем тоткыннарны мунчага алып барганда булган. Сәфәргали инспектордан мунчага алып баруның инде урнашкан тәртип белән оештырылмавы сәбәбен сораган һәм мунчада бары салкын су гына булуга ризасызлык белдергән. Шуннан соң инспектор аны читкә алып китеп күкрәгенә суккан.

Гүзәл ханым әйтүенчә, Даниска Киров прокуратурасыннан колониядә экстремизм белән шөгыльләнмәү турында кисәтү җибәргәннәр. “Имеш тоткыннарны төрмә идарәсенә каршы котыртырга мөмкин икән. Бу бит инде башка сыймаслык”, ди ул.

Белешмә: 2017 елның җәендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте.

Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213-нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115-нче маддә), кыйнауда (116-нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282-нче маддә) гаепле дип тапты.

Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды.

Сәфәргали гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.