Сәфәргалинең хатыны Гүзәл 5 сентябрьдә ире янына күрешүгә килгән. Әмма аңа Данис Сәфәргали штраф изоляторында утыра, күрешү рөхсәт ителми дигәннәр. Бу хакта Гүзәл Сәфәргали Idel.Реалиига хәбәр иткән. Аның сүзләрен Киров өлкәсе иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Денис Шадрин да раслаган.
Шадрин сөйләвенчә, 4 сентябрьдә колониягә тикшерү белән прокуратура хезмәткәре килгән. Данис Сәфәргали һәм тагын җиде тоткын бу вакытта телевизор карау бүлмәсендә намаз укыган. Прокуратура вәкиле бүлмәгә кергәч тә, тоткыннар аның каршына тезелмәгән, вәкилгә бер минутлап көтеп торырга туры килгән дип сөйли Денис Шадрин. Намаз укып бетергәч, сигез тоткын да торып басып, прокурор хезмәткәрен сәламләгән.
Шул ук көнне колония җитәкчелеге биш тоткынны устав мөнәсәбәтләрен үтәмәгәннәре өчен штраф изоляторына җибәрергә хәл иткән. Моннан тыш, җитәкчелек фикеренчә, тоткыннар намазны тиешсез вакытта укыган. Данис Сәфәргали изоляторга 10 көнгә җибәрелгән, ул анда ачлык игълан иткән.
Данис Шадрин сүзләренчә, активист штраф изолтяорыннан чыгу белән үзен камера тибындагы бүлмәгә җибәрерләр дип курка.
Әле күптән түгел генә Данис Сәфәргалинең кырыс шартлы баракка күчерелүе турында билгеле булды. Аның хатыны әйтүенчә, төймәсен эләктермәү кебек вак-төяктән дә гаеп табып шуларны язып барганнар һәм әлеге "тәртип бозу"ларның саны унга җитүгә Данисны баракка күчергәннәр.
Белешмә: 2017 елның җәендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213-нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115-нче маддә), кыйнауда (116-нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282-нче маддә) гаепле дип тапты. Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды. Сәфәргали гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.