Русия Дәүләт думасына мөрәҗәгать итеп, алар халыкларга телләрен саклау һәм үстерү максатыннан дәреслекләр, уку програмнары, милли кадрлар хәзерләүгә Конституциядә гарантияләнгән мөмкинлекләр бирүне; Русия Мәгариф турындагы канунның 14нче маддәсенә үзгәрешләр кертеп, бөтен халыкларга да үз телләрендәге урта белем алу һәм туган телләрне урта белем күләмендә өйрәнү мөмкинлеген бирү; Республика дәүләт телләрен рус теле белән беррәттән мәҗбүри укыту; Туган телләр исәбенә өстәмә рус теле укыту мөмкинлеген бетерүне сорый.
Моннан тыш алар Русия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан хөкүмәтенә дә мөрәҗәгать итте. Алар Мәгариф министрлыгыннан БДИне туган телдә бирү мөмкинлеген тудыру; Федераль дәүләт мәгариф стандартларында (ФДМС) республика дәүләт телләрен програмнарның мәҗбүри өлешендә укытуны кертү; туган телләр исәбенә өстәмә рәвештә рус теле укыту мөмкинлеген бетерү; туган телләрдә мәҗбүри дәүләт йомгаклау аттестациясен кертү, Федераль дәүләт мәгариф стандарты әзерләгәндә Русия халыкларының милли үзенчәлекләрен күз алдында тотып, атнага ике сәгать туган тел дәресен уку аны үзләштерү мөмкинлеген бирмәвен тану; Милли мәгариф бүлеген кире торгызу, туган телдә белем алу һәм туган телләрне укыту өчен шартлар тудыру мониторингын булдыру кирәклеген әйтә.
Татарстан хөкүмәтенә исә мәдәният, мәгариф, медиа өлкәләрендә татар дөньясын Тукай белән Җәлилдән ары белмәгән белгечләр басып алуын истә тотып, татар мдәниятеннән, әдәбиятыннан, тарихыннан хәбәрдар белгечләр эшләвен хупларга, ким дигәндә дәүләт хезмәткәрләре өчен 72, 128 сәгатьлек курслар оештырып, аттестация үткәрүне сорап мөрәҗәгать итте.
Конференция "Мәгариф" берләшмәсе ярдәмендә "Татар ата-аналары" берләшмәсе тарафыннан оештырылды. Чарада Татарстанның шәһәр-районнарыннан 300 делегат катнаты, шулай ук Башкортстаннан башкорт, татар милли хәрәкәте вәкилләре дә, Кырымнан кунаклар бар иде.
Татар ата-аналары төркеме 2017 елның сентябрендә татар теле тирәсендә вазгыять кискенләшкәч барлыкка килде.
Төркем Татарстанда татар теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылырга тиеш дип таләп итте, төрле ачык хатлар, имза җыюлар оештырды. Кыска вакыт эчендә төркемгә меңнәрчә кеше кушылды, бүгенге көндә анда 12 меңнән артык кеше бар.