Кырымтатарларны яклаучы эстон активистына Русиягә керү 55 елга тыелды

Оливер Лооде

Эстон хокук яклаучы, аннексияләнгән Кырымны азат итү хәрәкәтенә нигез салучы Оливер Лоодега 2073 елга кадәр Русиягә керү тыелган. Бу "дәүләт иминлеген тәэмин итү максатыннан" эшләнә диелә.

Халыкара фин-угыр хәрәкәте активисты Оливер Лоодены Русия чик сакчылары Русиягә кертмәгән. "URALIC асаба халыкларын үстерү үзәге" җитәкчсе буларак ул Ленинград өлкәсендә фин-угыр телләренә багышланган семинарда катнашырга тиеш булган. Лооде Facebook-та язуынча ,"Ивангород-Нарва" чик капкасында аңа Русиягә керүне 2073 елның 25 октябренә кадәр тыю турында белдерү тапшырылган.

Лооде сүзләренчә, аның әлеге карарга исе китми, чөнки "суверен дәүләт буларак, Русия илгә кемне һәм күпме вакытка кертәсен үзе хәл итә". Әмма аны тыюның озынлыгы аптырата - 55 ел. Хокук яклаучы исәпләп чыгаруынча, Русиягә ул 99 яшендә генә керә алачак.

Тыюны федераль иминлек хезмәте тәкъдим иткән ди активист. Аның сүзләренчә, чит ил ватандашына илгә керүне дәүләт иминлеген яки җәмәгать тәртибен тәэмин итү максатыннан тыю турындагы канун нигез итеп алынган.

Лооде элегрәк аннексияләнгән Кырымны азат итү хәрәкәтен төзүчеләрнең берсе булды, кырымтатарлар вәкилләре белән хезмәттәшлек итте.

БМО тарафыннан киләсе елга билгеләнгән Асаба халыклар телләре елына багышлап, асаба халыкларның телләрен өйрәнү чарасын башлап җибәргән иде. Оливер 2019 елда сету телен өйрәнү максаты куйды. Фин егете Томи Койвунен исә әлеге чара кысаларында татар телен сайлады.