Яңа ел яллары вакытында Русиядә бензин һәм дизель ягулыгына бәяләр арткан

1 гыйнвардан өстәмә кыйммәт салымы (НДС) 20 процентка җитү сурәтендә Русиянең нефть ширкәтләре бензин һәм дизель ягулыгына бәяләрне күтәрә башлаган.

Ягулык базары вәкилләре сүзләренә караганда, яңа ел яллары вакытында ягулык бәяләре илнең Европа өлешендә һәм Уралда арткан. "Лукойл" һәм "Башнефть" ягулык салу урыннарында бензин һәм дизель ягулыгының бер литры 65-80 тиенгә арткан. Моннан тыш, бензин бәясе Татарстанда, Воронеж, Свердлау, Сарытау, Пенза, Волгоград өлкәләрендә күтәрелгән дип яза "Коммерсантъ".

Русиядә 1 гыйнвардан бензин һәм дизель ягулыгына акцизлар да 1,5 тапкыр артты. Әмма бу әлегә бәяләрдә сизелми. Экспертлар фикеренчә, моның йогынтысы яз айларына күренә башлаячак.

Былтыр октябрьдә вице-премьер Дмитрий Козак НДС артуы белән бәйле нефть ширкәтләренә бәяләрне 1,7 процентка күтәрергә рөхсәт биргән иде.

Басма чыганаклары сүзләренчә, НДС артуы нәтиҗәсендә барлык эре ширкәтләр дә ягулыкка бәяләрне күтәргән. Әмма моны әлегә арту дип атап булмый, "бу салым артуны компенсацияләү генә" ди белгечләр.